+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
11 февраль , 11:11

"Спартак" ни өчен БПЛА операторы һөнәрен сайлаган?

Әбҗәлил районыннан «Спартак» позывнойлы яугир - дроннарның беренче класслы операторы.

"Спартак" ни өчен БПЛА операторы һөнәрен сайлаган?
"Спартак" ни өчен БПЛА операторы һөнәрен сайлаган?
Зирәклеге, техник күнекмәләре һәм рух көче аны хәзерге армиянең алгы сызыгына алып килә. Русиядә пилотсыз системалар гаскәрләре булдырылды, һәм аның кебек белгечләр бик кирәк. Бүген "Спартак" Ватанын джойстик һәм видеокамера ярдәмендә саклый, ә иртәгә аның уникаль тәҗрибәсенә тыныч тормышта ихтыяҗ булачак.

Сугышчы районның кечкенә авылларының берсендә туып үскән. Магнитогорск төзелеш-монтаж техникумын тәмамлаган, машинист белгечлеге алган. Армия тәҗрибәсен пехота гаскәрләрендә ала.

Сугышчы хәрби хезмәткә 2022 елның көзендә чакырылган, ул вакытта аны Русия армиясе сафларына мобилизацияләгәннәр. Сугышчан килешүдән соң аның фронт юлы башлана. Бервакыт разведгруппа командиры аңа үзен бөтенләй яңа өлкәдә сынап карарга тәкъдим иткән: БПЛА операторы сыйфатында. «Спартак» кыр шартларында бер ай дәвамында җентекләп өйрәнгән һәм хәрби хезмәтен башлаган.

- Беренчедән, оператор компьютер техникасын белергә тиеш, - ди яугир. - Аның кул моторикасы яхшы үскән булырга тиеш. Картографияне белү - шулай ук мөһим кагыйдәләрнең берсе. Шулай ук тырышлык һәм чыдамлылык кирәк. Тагын информатика, математика һәм инглиз теле буенча яхшы белемнәр кирәк.

"Спартак"ның инде үз кагыйдәләре эшләнгән, ул аларны төгәл үти: эшкә керешкәнче үзенә ышанып тапшырылган техниканы һәм сугыш кирәк-яракларын җентекләп тикшерә. Барысы да сәгать кебек эш итәргә тиеш. Шуннан соң оператор үз хәвефсезлеген тәэмин итә һәм кизү тора башлый: разведка алып бара, мәгълүмат тапшыра, максатларны билгели һәм, кирәк булса, һөҗүм ясый.

- Без теләсә нинди һава торышында эшлибез, әмма барыннан да катлаулырак – томан булганда. Алгы сызыкның төп линиясеннән 1 километрдан 6 километрга кадәр ераклыкта торабыз, - дип дәвам итә әңгәмәдәш. - Штурм төркемнәрен озату да безнең бурычыбызга керә. Безнең оперативлыкка күп кешеләрнең гомере бәйле, шуңа күрә аеруча җыйнак һәм мобиль булырга тиешбез.

Озакламый яугир ял итәргә туган ягына, гаиләсе янына кайтырга ниятли. Аның әти-әнисенә яңа, үзенчәлекле гаскәрнең беренче сафларына эләккән батыр улын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Ә «Спартак»ның кыюлыгына шик юк: аның хәрби хезмәте Батырлык ордены белән билгеләнгән.

Ышанабыз, безнең данлыклы «Спартак» сугышчан күнекмәләре белән бернинди шартларда да югалып калмаячак. Өстәвенә, ул югары уку йортында укуын дәвам итә, профессиональ яктан камилләшә. Һәм гражданкада аннан бик яхшы, грамоталы белгеч чыгачак.

Фото: abzelil.com.

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас