

«Башкортстан» мотоукчылар полкының Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге батальоны хәрби хезмәткәре Оборона министрлыгы белән 2023 елда контракт төзегән.
Алгы сызыкта хезмәт иткәндә яугир берничә җәрәхәт алган. Ләкин дәваланганнан соң һәрвакыт сафка — сугышчан иптәшләре янына һәм хәрби бурычларны үтәүгә кайткан. Махсус операциянең беренче чорында безнең армия көрәшнең традицион төрләренә — артиллериягә, бронялы техникага, авиациягә басым ясады, - ди "Ахмад".
Аларның роле хәзер дә әһәмиятле, бу Оборона министрлыгының көндәлек сводкалары буенча ачык күренә. Әмма беренче планга БПЛА операторлары эше чыгуы да билгеле.
"Махсус хәрби операция - ул яхшылык белән яманлык көрәше, - дип фикер йөртә яугир. - Ул чистарту көченә әйләнде. Безнең җәмгыять сәламәт була бара, кешеләрнең битлекләре салына. Кемнең кем булуы анда яхшы
аңлашыла".
Фото: "Башинформ"