+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
12 февраль , 14:24

Тәүдә спецназ, аннары БПЛА операторы!

“Волк” позывнойлы якташыбыз махсус хәрби операция зонасында иң җаваплы бурычларны башкара.

Тәүдә спецназ, аннары БПЛА операторы!
Тәүдә спецназ, аннары БПЛА операторы!

Махсус хәрби операция барышында илебез Кораллы Көчләрендә кыска вакыт эчендә яңа төр гаскәрләр барлыкка килде. Шуларның иң билгелеләре – пилотсыз системалар гаскәрләре. Бу хәрби юнәлеш бүген аеруча әһәмиятле һәм ихтыяҗ зур булган белгечлекләрнең берсенә әверелде. Шушы абруйлы подразделениеләрнең берсендә хезмәт итүче егетләрнең берсе – “Волк” позывнойлы якташыбыз. Без аның белән кыска вакытлы ялга кайткан көннәрнең берсендә күреп сөйләштек.

– Әниемнең туган ягы – Бакалы районының Казанчы авылы. Мин дә шунда мәктәп тәмамладым. Аннары 78нче һөнәри лицейда белем алдым, арытаба Себердә эшләдем, – ди ул.

Махсус хәрби операция башлангач, аның дуслары һәм танышлары Ватанны сакларга китә. Бу хәл аны да битараф калдырмый.

– Безне мәктәптә дә, лицейда да, гаиләдә дә “Башта Ватан турында уйла, аннары – үзең турында”, дип тәрбия­ләделәр. 2024 елда мин дә Оборона министрлыгы белән контракт төзергә булдым, чөнки мондый вакытта үзем­нең  читтә кала алмавымны аң­ладым, – ди ул.

Аны башта элиталы гас­кәрләргә – спецназга алалар. Хәрби часть Новосибирск шәһәрендә урнашкан була. Берничә көннән соң аны БПЛА расчётына машина йөртүче итеп чакыралар һәм “Гром” ротасы составына җи­бәрәләр.

– Ул вакытта пилотсыз очкычлар системасы әле оешып кына килә иде. Белгечләр аз булды. Без “УАЗ” машинасында яшәдек тә, хезмәт тә иттек. Машина ланцет-дроннар бе­лән тулы иде. Һәр старттан соң эзләрне яшерә идек, урынны шундук үзгәртеп тордык, – ди “Волк”. 

Мондый хезмәт зур төгәл­лек, сабырлык һәм җавап­лылык таләп итә. БПЛА рас­чётларының бурычы – дошман техникасын һәм пехотасын вакытында ачыклау һәм юк итү.

2024 елның 23 мартында “Волк” һәм аның иптәшләре дежурлык вакытында дроннар һөҗүменә дучар була.

– Мин һәм тагын ике иптәшем – “Ангел” һәм “Белый” позывнойлы егетләр яраландык. “Ангел” белән без җиңел яралар алдык, ә “Белый”га кыйпылчык, бронежилет астыннан үтеп, йөрәге тирәсенә эләкте. Хәтта шул хәлдә ул могҗиза белән тагын якынча йөз метр чамасы йөгереп узды, аннары аңын югалта башлады. Мин аны юан су торбасы янына алып килеп броннигын салдырдым, беренче медицина ярдәме күрсәтә башладым, ә “Ангел” ярдәм артыннан йөгерде. Егетләр тиз килеп җитте һәм “Белый”ны эвакуацияләргә булышты. Мин исә җәяүләп, куаклар аша киттем, чөнки машинада урын калмаган иде. Миңа үзебезнекеләр янына үз сукмагым буйлап кайтырга туры килде. Минем уң кул яраланган иде, “Ангел” ярдәмгә килеп, бер-беребезгә булышып, хәвефле урыннан чыга  алдык. “Белый” исә соңрак вафат булды...

Әлеге батырлыгы өчен “Белый” үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә, “Волк” һәм “Ангел” “Батырлык өчен” медаленә лаек булалар.

– Яуда җиңел түгел. Ләкин без барыбыз да бер нәрсәгә ышанабыз: Җиңү безнең якта булачак! Дошманнар безне сындыра алмаячак! – ди “Волк”.

Энҗе САДЕРТДИНОВА,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Бакалы районы.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас