-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
13 февраль , 14:46

"Башкортстан тәҗрибәсен ил төбәкләренә таратырга кирәк"

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Тихонов Башкортстан хакимиятенең СВО ветераннары ассоциациясе белән үзара хезмәттәшлек системасын югары бәяләде, аны үрнәк һәм башка төбәкләргә тарату өчен яраклы дип атады. Бу хакта ул Уфада старт алган махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыеннарында хәбәр итте.

"Башкортстан тәҗрибәсен ил төбәкләренә таратырга кирәк"
"Башкортстан тәҗрибәсен ил төбәкләренә таратырга кирәк"

Аның мәгълүматлары буенча, Идел буе федераль округы төбәкләренә инде 30 меңгә якын демобилизацияләнгән махсус хәрби операциядә катнашучы кайткан. Аларның 70 проценттан артыгы эшкә урнаштырылган, 80 проценттан артыгы диспансеризация узган. Округ субъектларында 4800дән артык кешене берләштерүче Ассоциация бүлекләре эшли.

Александр Тихонов ассызыклаганча, ветераннар һәм аларның фикердәшләре иҗтимагый тормышта актив катнаша: геройларга багышланган мәктәп музейлары булдырыла, хәбәрсез югалганнарны эзләү, фронт яны территорияләренә гуманитар миссияләр оештырыла, инвалид ветераннар өчен спорт командалары төзелә һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашырыла.

Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда төзелгән модель системалылыгы һәм идарә вертикаленә нәтиҗәле интеграциясе белән аерылып тора. Аның сүзләренчә, төбәк ассоциациясе җитәкчесе республика Башлыгының ярдәмчесе булып тора, хакимият структурасына керә һәм карар кабул итү механизмнарын төгәл ориентлаша, бу исә эшкә өстәмә нәтиҗәлелек һәм координация бирә.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: mgazeta.com

Автор: Денис Таваев
Читайте нас