Солдатларның хәвефсезлеген тәэмин итүдә бәһасе булмаган челтәрләр үрү эшен, сәйтәклеләр халыктан акча җыеп, үз көчләре белән башлап җибәргән. Бүген “Пыш-пыш” волонтёрлар төркеме 21 кешене берләштерә.
– Фронт өчен нинди дә булса файдалы эш башкарасыбыз килә. Җиңүгә үз өлешеңне кертү теләге берләштерә безне, – ди алар.
Төркем җитәкчесе Рәфил Сафин хатыны Миләүшә белән киңәшләшә дә, авылдашлары арасыннан олы йөрәкле кешеләрне җыеп, шушы төркемне оештыра. Авылда буш торган өйне сатып алып, аны утын ягып җылыта (утынны да үзе хәстәрли), анда маскировка челтәрләре үрү өчен кирәкле җиһазлар сатып ала. Халык кушылып җыйган акчага сатып алган тасмаларны кисәргә махсус җайланманы һәм челтәр үрү станокларын үз куллары белән булдыра Рәфил Сафин.
– Бер челтәрне ике сәгатьтә өч кеше үреп бетерә. Һәр кеше үз вакытына килә. Алтышар, җидешәр кеше бер вакытта иркенләп эшли ала, – ди волонтёр Рәфилә Хакова.
Һәм ул зур теләк белән хәйрия эшенә кушылган авылдашларын исемләп үтте. Зания Тимергалина, Наибә Шәйхлиева, әзер челтәрләргә бантиклар бәйләүче Нелли Шакирова, Җиһания Мусинаның җитезлеген, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле авылдашлары Фируза Әхмәтованың киселгән тасмаларны урауда бик зур ярдәм күрсәтүен билгеләде.
Ир-егетләргә дә эш җитәрлек Сәйтәктә. Дамир Әгъзамов, Илүс Әхмәтҗанов, Фәрит Шәйхлиев, Рәфил Сәлахов, Зәләф Гаязов бантиклар бәйләү белән генә чикләнмиләр, киселгән тасмаларны төрергә дә өлгерәләр. Төргәккә уралган тасмаларны күзәнәкләрдән кертергә-чыгарырга бик уңайлы икән.
Югарыда аталганнардан тыш, Рузилә Әгъзамова, Фируза Әхмәтова, Клара Әхмәтҗанова, Дамира Галиева, Миләүшә Гаязова, Рузилә Сафина, Зөлфия Сәләхова, Фируза Сәлахова, Рима Хәмәтнурова, Миләүшә Хәсәнова да җиңүне якынайтуга үз өлешен кертәләр.
Яңа ел каникуллары көннәрендә кыска вакытлы ялга кайткан авылдашлары – “Рәхмәт” позывнойлы солдат артыннан 10 маскировка челтәрен әзерләп озаткан “пыш-пыш”лылар. Ә “Мара” позывнойлы авылдашлары, машинасында урын чикле булу сәбәпле, өч кенә челтәрне үзе белән ала алган.
– Безнең әлеге вакытта материалларыбыз җитәрлек. Акчалата ярдәм күрсәткәннәргә һәм шулай ук “Пыш-пыш” волонтёрлар төркеме әгъзалары булганнарга зур рәхмәтлебез, – ди бу изге эшне оештыручылар.
Солдатларга ярдәм итеп, волонтёрлар, һичшиксез, җиңүне якынайта. “Тыл никадәр ныграк булса, фронт шулкадәр көчлерәк”, – дип билгели авылга кыска вакытлы ялга кайткан солдатлар һәм рәхмәт йөзеннән авылдашларына күчтәнәчкә тортлар күтәреп киләләр. “Тылдагыларның көндәлек хезмәте алгы сызыктагы сугышчыларның гомерләрен саклап кала! Челтәрләр зур ихтыяҗ белән файдалана. Аларга күпме көч, күз нурлары һәм җан җылысы салынган бит!” – ди алгы сызыкта көрәшүче райондашларыбыз.
Сәйтәк авылының “Пыш-пыш” волонтёрлар төркеме әгъзалары бу игелекле эшне макталу өчен эшләми. Алар фронтка йөрәк кушуы буенча ярдәм итә.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.