-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
13 февраль , 15:51

Уфада СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыенының икенче көне бара

200гә якын махсус хәрби операция ветераны илнең барлык төбәкләреннән Уфага килде. Ике көнлек җыенда катнашучылар иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклаша, хәрбиләрне иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алыша.

Уфада СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыенының икенче көне бара
Уфада СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыенының икенче көне бара

Бүген җыеннарда катнашучылар белән мәйданчыкта 9 эксперт һәм 2 модератор эшли. Һәр "ветеран" командасы үз проектын тасвирлый, максатларын, бурычларын һәм чараларын билгели, нәтиҗәлщр ясый, кирәкле ресурслар турында фикер алыша һәм календарь планын төзи.

Русия Президенты каршындагы Тарихи хәтер милли үзәге җитәкчесе Елена Малышева ветераннарны үзәкнең эше белән таныштырды һәм Ассоциация белән уртак эшчәнлек турында сөйләде.

"Сез бүген - тере тарих. Сезнең ярдәм белән махсус хәрби операциянең объектив, дөрес, эмоциональ, кешелекле тарихын тудырабыз. Без аны фальсификацияләү булмасын өчен сакларга тиеш. Моны бары тик сез, вакыйгаларның турыдан-туры катнашучылары гына эшли аласыз", - дип ассызыклады Малышева.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Автор: Денис Таваев
Читайте нас