Үзәк өзгеч җыр
“Шул җырны башкарган кыз ике атна элек СВОда һәлак булган, шәфкать туташы иде, ике баласы калган”, – дигән язманы укыгач, видеоны ачып карадым. Яшь кенә хатынны кызганып йөрәгем өзелде. Чыннан да ул җырлаган микән дигән уй туды.
Кем җырлаганы тиз ачыкланды – яшь, талантлы җырчы Кадрия Зөбәерова. Ягъни җырчы табылганчы иҗат җимеше ясалма интеллект тавышы белән таралып өлгерә. Аннары җырны Кадрия ала һәм аның башкаруында авторлык теркәлүе үтә. Ә аны иҗат итүче Закирә Ганиева булып чыкты. Ул менә нәрсә дип җавап бирде: “Җырның авторы – мин, сүзләрен дә, көен дә үзем яздым, 2023 елда иҗат иткән шигырем, сәхифәмдә дә бар, ап-ачык күренеп тора. Ә шәфкать туташы турында хәбәрдар түгелмен, кемдер видео җыеп, минем җырымны куеп салган. Миңа да килеп җитте ул, сораулар яудыралар, аңлатып җавап язып арып беттем инде”, – диде ул. Закирә Ганиеваны һәм Кадрия Зөбәерованы матур җыр иҗат итүләре белән котлыйбыз.
Шәфкать туташының да шәхесен ачыкладык. Ул Чакмагыш районының Чакмагыш авылы сылуы Лилия Фазлыйәхмәтова булып чыкты. Үкенечкә каршы, сугышчы хатын, чыннан да СВОда һәлак булган. Ике баласы калган дигәне дә дөрес. Видеоны “Плетем za Победу” төркемен алып баручы Эльвира Даянова эшләгән. “Матур җыр аша аның тормышын һәм күңел ярасын ачарга теләгән идем”, – диде ул, Лилия турында сорашкач. Мәрхүмәнең әти-әнисенә, балаларына, туганнарына сабырлык телибез. Лилия хакында җентекләбрәк язарга теләп, аның әнисе Фәнзилә апага мөрәҗәгать иттек.
“Әниең сине күкләрдән күзәтә...”
– Әй Аллакаем, балакай! Күпне кичергән, күпне күргән күз карашлары йөрәкне өтә, – дип, аның сылулыгына сокландылар, Лилиянең фотоларын салгач. 1987 елның 23 июнендә туа Лилия. 9нчы сыйныфтан соң пешекчеләр әзерләү училищесында, юридик техникумда, Уфа медицина колледжында укый. Уфа дәваханәсендә эшли. Тәүге ире Альберт үлгәч, икенче никахтан Тимур Фәрхәт улы туа. Әмма алар икенче ире белән бергә яшәми. Лилиянең балалары Чакмагыштагы 2нче мәктәптә белем ала. Ангелина – 9нчы, ә Тимур 2нче сыйныфта укыйлар.
2024 елның 5 августында контракт төзеп киткән Лилия СВОда була. Шәфкать туташы булып хезмәт итә. “Нигәдер, шунда барасы килде. Ахирәте анда иде, сөйләштеләр дә бездән рөхсәт сорады. Ике баласын әтисе белән алып калдык. Үзе Чакмагыштан фатир сатып алды, балалары белән аерым тора башлаганнар иде”, – ди Фәнзилә апа.
Лилия илдә барган вакыйгаларга битараф кала алмый. Кешелекле була ул. Ялга кайткан вакытларында әнисенә андагы хәлләр хакында бик сөйләп тә бармый, мөмкин кадәр ярдәм итеп, эшләрен бетереп китәргә тырыша ул. Әнисе дә кызыннан андагы хәлләрне бик тәфсилләп сорашырга җөрьәт итми. Лилиянең алгы сызыкта, блиндажда яшәвен белә. “Күбрәк документлар белән утырам, язуым матур булгач”, – дип әйткәнен ачык хәтерли әни кеше. – Өч тапкыр кайтып китте. Соңгысында узган елның 19 октябрендә озаттык. Киткәндә дә бик аерыласы килмәде, әмма, озак тормам, кайтырмын, дип хушлашты. Арыганлыгын әйтте. Кем белсен бу бәхилләшүе булырын? Яңа елдан соң бөтенләйгә кайтырга дип ниятләгән дә бит”, – ди әнисе.
Лилиянең Рөстәм, Вадим исемле бертуган абыйлары бар. Икесе дә гаиләле, “Транснефть” компаниясендә эшлиләр. Лилиянең әнисе 1955 елгы. Хаклы ялга чыкканчы ире белән икәүләп Чакмагыштагы Гидравлика заводының филиалында эшләгәннәр.
– Лилиянең һәлак булганын балаларыбыз хәбәр итте. Табутны ачтырмадылар. Йөзе күренеп ята иде, – ди Фәнзилә апа.
– Ничек ябык кына кыз “200”ләрне, “300”ләрне яу яланыннан сөйрәп чыгара алды икән? – дигән сорауга әнисе кызының физик яктан бик көчле, эшкә җитез, уңган булуын белдерде.
– Фотоларда үтә ябык күренсә дә, ул гәүдәгә таза иде, бер эштән дә баш тартмады. Иң мөһиме – сау йөреп кайтсын, балаларын үзе карасын, дип теләдек, әмма бер дә һәлак булыр дип уйламадык, – ди Фәнзилә апа.
Лилиянең кызы фаҗигане аңлый, аңа авыр, ә 8 яшьлек улы, әнисен юксынып, “Каберенә хат язып салсам, ул укыр микән?” – дигән сорауларына нинди җавап бирергә белми алар. “Ул сине күреп, ишетеп, күктән карап тора, теләсәң, аңа сөйлә”, – дип әйтәбез, ди нәнәсе.
Лилия белән соңгы элемтә 29 ноябрьдә була. 30 ноябрьдә ватсапка керүен күрә. Берәр атналап хәбәрләшми торган вакытлары булгач, сабыр көтә әнисе. Бу хәлне улы белән дә бүлешкәч, ул да сабыр итик әле, ди. 3 декабрьдә Рөстәм абыйсы сеңлесенә бәйләнешкә чыгуын сорап, борчылып язган хәбәрен инде Лилия укымый.
Аны 11 декабрьдә алып кайтып, җир куенына салалар.
– Яшәлмәгән гомере жәл – 38 яшендә генә өзелде. Матур иде кызым. Каты-коты ашап йөреп, ашказаны да беткәндер инде. Саулыгына да зарлана иде. Ватсапта күп язалар миңа. Сөйләшергә кәефем дә юк, сезгә ничектер ачылдым. Күрше-күләннәр дә яратты Лилияне. Кызы Ангелина белән туган телебездә сөйләште, безнең гаилә теле – татар теле, балалары да татарча сөйләшә. Лилия кушылып кына җырлады, үзе җырламады. Өйдә булса, үзе пешерде, аш-суга оста иде. Табынны һәрвакыт ул әзерләде, – ди Фәнзилә Ахун кызы. Әтисе Финат Әхләм улы хатынын куәтләп, дөресләп утырды.
Лилиянең балалары мәктәптә яхшы өлгәшә: Ангелина “биш”кә генә укый, ә Тимур – ударник. Кызы медицина юлын сайларга теләсә, улы әлегә бәләкәй, юл хәрәкәте инспекторы булам, ди.
Ачыклыгы, алчаклыгы юксындыра
“Плетем za Победу” төркемен алып баручы Эльвира Даянова Лилия белән аралашып яшәүләрен, аның бик нечкә күңелле, изге җанлы булуын сөйләде.
– Минем йөкле икәнлегемне белгәч, ничек сөенгәнен күрсәгез! Озак кына бәбигә уза алмадым шул. Ул вакытта Лилия Республика клиник дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли иде. Әле, Аллаһка шөкер, әни булу бәхетенә ирештем. Лилиянең балалары жәл, үзе жәл, – диде Эльвира.
Чакмагышта алар зур “Җиңү өчен СВО яугирләренә” дигән хәрәкәт җәелдергән. Маскировка челтәрләре генә түгел, алгы сызыкта кирәкле бөтен төр ярдәмне дә оештырып, гуманитар олауга кирәкле әйберләр туплауны оештыручы зур көч ул Эльвира сылу җитәкләгән төркем. Алар турында соңыннан җентекләбрәк язармын. Эльвира Даяновага бу материалны әзерләүдәге ярдәме, ачыклыгы, алчаклыгы, фотолары һәм, әлбәттә, барысын да хисләндерергә мәҗбүр иткән видеосы өчен рәхмәт белдерәм.
Лилиянең абыйсы Рөстәм белән сөйләшү
– Әлегә Лилиянең һәлак булуының сәбәбе хакында рәсми хәбәр юк. Шуңа бер сүз дә әйтә алмыйм, – диде Рөстәм абыйсы. – Гомере нинди шартларда, ничек өзелүе сәбәпләре ачыклана, шуңа имеш-мимешләргә юл куймыйк. Мин үзем дә армиядә хезмәт иткән кеше, күп нәрсәне сөйләргә дә ярамыйдыр, дип аны сораулар белән артык йончытмадым. Бик авыр икәнен тоя идем. Хатын-кыз өчен блиндажда яшәү, сугыш шартлары нинди уңайсызлыклар тудыруын үзегез дә күз алдына китерәсездер. Сеңлем 16 июльдә әнинең 70 яшьлек юбилеена кайтып китте. Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиевка рәхмәтлебез. Һәрвакыт ярдәм кулы сузды. Яугирләргә күп тапкырлар гуманитар олау илткән Айдар Насыйровка да зур рәхмәт. Лилиянең һәлак булуы – бик авыр хәл. Әле юклыгы ныклап сизелә, үзәк өздереп сагындыра башлады. Башта бит “үлде” дигәнне кабул итеп тә бетермисең. Әти-әниемә авырга туры килә инде, ике баланы да аякка бастырырга кирәк бит әле. Ярдәмчел, ягымлы сеңлем һәрвакыт күз алдымда, – диде Рөстәм Финат улы.
Тормышны яратты
Кызының фотолары астына Лилия: “Минем бәхетем, минем каным, минем дәвамым”, – дип еш кына кабатлап яза. Лилия Фазлыйәхмәтованың социаль челтәрдәге: “Мин – бәхетле кеше! Аллаһка шөкер, торыр җирем, ашарга ризыгым бар, ярата торган кешеләрем, һәрвакыт минем белән булган, авыр чакта ярдәмгә килерлек иптәшләрем бар! Чиксез рәхмәтләрем сиңа, Ходаем!” – дигәнендә тормышны, кешеләрне яратуы ярылып ята.
Яшәлмәгән еллары, йөрелмәгән юллары калды Лилиянең. Әмма ул үзенең кыска гына гомере белән тормышны, кешеләрне, Туган илебезне сөюнең никадәр бөек һәм кадерле булуын искәртә. Тыныч йокла, Лилия! Җаның оҗмах түрендә булсын!
Гөлназ КОТЫЕВА.