

Шуларның берничәсе белән таныштырабыз.
Балаларга ярдәм чаралары
Әтиләр хәрби бурычларын үтәгән вакытта аларның балаларын үстерешергә республика ярдәм итә. Иң зур ташламалар исемлеге нәкъ менә, биләүдән башлап, колледжга керүгә кадәр, балаларны колачлый. Мәсәлән, өч яшькә кадәр балаларга “Сөт кухнясы”ннан ризыклар бушлай бирелә, шушы ук хокуктан йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар да файдалана. Продукцияне якындагы “Сөт кухнясы” пунктында алырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны milkrb.ru сайтында табарга була.
Баланы яшь ярымнан балалар бакчасына урнаштыруда да бернинди проблема юк: СВОда катнашучыларның балалары өчен урыннар чираттан тыш бирелә, һәм мәктәпкәчә учреждениегә алар түләүсез йөри. СВОда катнашучыларның гаиләләре баланы өйгә иң якын булган балалар бакчасына күчерә ала.
Мәктәп укучылары өчен ниләр каралган?
Мәктәп укучылары һәм көндезге бүлектә укучы колледж студентлары бушлай кайнар аш белән тәэмин ителә. Шулай ук, алар шәһәр һәм шәһәр яны автобусларында аена 60 тапкыр бушлай йөри ала. Ата-аналар теләге буенча балаларын үзләре өчен уңайлы булган теләсә кайсы мәктәпкә күчерергә мөмкин. Колледжда уку өчен түләүгә компенсация бирелә, ягъни колледжда беренче тапкыр укучы студентларга уку өчен акча кайтарыла.
Дәүләт яшьләрнең ялын оештыру турында да кайгырта. Мәктәп укучыларына бушлай озайтылган көн төркемнәре оештырылды, ә ул булмаган очракта, әмма ихтыяҗ бар икән, мәктәпләр махсус төркемнәр ача ала. Шулай ук, балалар дәүләт учреждениеләрендәге түгәрәкләргә һәм секцияләргә түләүсез йөри ала, аларга җәйге лагерьга бушлай юлламалар бирелә.