

Башкортстанда СВО һәм башка сугыш хәрәкәтләрен, шулай ук террорчылыкка каршы операцияне яктырту буенча редакция заданиесен үтәгәндә һәлак булган мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең туганнарына һәм якыннарына бер мәртәбә бирелә торган пособие билгеләү һәм түләү тәртибе расланды.
Башкортстанның мондый хезмәткәрләргә дәүләт ярдәме турындагы канунына республика Хөкүмәте карары белән тиешле үзгәрешләр кертелде.
Дәүләт ярдәме чараларының гамәлдә булуы 2022 елның 24 февраленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Ягъни түләүләрне якыннары элегрәк һәлак булган гаиләләр дә алачак. Аларга ире яисә хатыны, киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәренең балигъ булмаган балалары, 18 яшькә җиткәнче инвалид булган балалар, шулай ук көндезге формада укучы 23 яшькә кадәрге балалар өмет итә ала.
Фото: Башинформ