Октябрьский шәһәреннән «Ахмад» позывнойлы сержант махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт иткәнче пешекче булып эшләгән. «Башкортостан» мотоукчылар полкының Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге батальон хәрби хезмәткәре Оборона министрлыгы белән 2023 елда контракт имзалаган. Ул «Башинформ» агентлыгына белдергәнчә, әзерләү процессы аны тынычландыра һәм уйланырга мөмкинлек бирә.
«Ахмад» хәрби бурычларын БПЛА өлкән операторы вазыйфасында башкара. Аның исәбендә берничә дистә, ә бәлки аннан да күбрәк, уңышлы үтәлгән биремнәр бар. Сугышчы теләр-теләмәс кенә үзенең батырлыклары турында сөйли. Аның сүзләрендә туган як, өй, гаилә турында фикерләр күбрәк.
Алгы сызыкта хезмәт иткән өч ел эчендә "Ахмад" берничә тапкыр яраланган. Ләкин дәваланганнан соң һәрвакыт сафка — сугышчан иптәшләре янына сугышчан бурычларны үтәүгә кайткан. Яугир белдерүенчә, махсус хәрби операциянең башлангыч чорында Русия армиясе сугыш алып баруның традицион төрләренә — артиллериягә, бронялы техникага, авиациягә басым ясаган. Аларның роле хәзер дә әһәмиятле, бу Русия Оборона министрлыгының көндәлек сводкалары буенча ачык күренә. Әмма беренче планга БПЛА операторларыныж эше чыгуы да шулай ук ачык. Һәм бу хакта шулай ук илнең оборона ведомствосы хисаплары дәлилли.
- СВОда Русия хәрби хезмәткәрләре пилотсыз очу аппаратлары белән эшне уңышлы үзләштерде. Башта мөстәкыйль рәвештә өйрәндек, аннары полигоннарда тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә әзерлек уздык. Ләкин тәҗрибә алгы сызыкта тупланды. Бүгенге дрончылар эшкә әзеррәк. Алар яшьрәк тә, реакция дә тизрәк. Мин бер-ике ел элек кече күкне буйсындырган сугышчыларның дәрәҗәсен һич кенә дә киметмим. Тик шуны танырга кирәк, пилотсыз системалар гаскәрләрен булдыру - ул алга китеш. Безнең сафларны гаджетлар, компьютерлар һәм башка шундый җиһазлар белән эшләү тәҗрибәсе булган яшь белгечләр тулыландыра. Тәҗрибә һәм яшьлек бер-берсен тулыландыра. Нәтиҗәдә - СВО максатларына ирешү өчен эш җайга салынган, - диде "Ахмад".
- Махсус хәрби операция - ул яхшылык белән яманлык көрәше. Ул чистарту көченә әйләнде, - дип фикер йөртүен дәвам итә сержант. - Безнең җәмгыять сәламәт була, кемнең кем булуы аңлашыла. Яхшы кешеләрнең күп булуы бик яхшы. Октябрьский эшкуары Руслан Нуриевка бик рәхмәтлемен. Ул фронтка күп кенә хәрби җиһазлар, шул исәптән коптерлар сатып алып җибәрде. Кыскасы, хәзер СВОга барыргамы, юкмы икәнлеге турында уйланучыларга әйтәсем килә. Социаль челтәрләрдә утырмагыз. Акылыгызны һәм энергиягезне кирәклерәк эшкә юнәлтегез. Әгәр сез заманча технологияләрнең ышанычлы кулланучысы булсагыз, БПЛА операторлары сафларына керегез. Борчылмагыз, алар алгы сызыктан ерактарак эшли, ләкин дошманны батырларча юк итә.
Фото: Башинформ