" - Сез хезмәт иткән батальон 2025 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип танылган. Котлыйбыз!
– Рәхмәт. Чыннан да, ел нәтиҗәләре буенча безнең өченче батальон хәрби әзерлек һәм бердәмлек ягыннан иң яхшысы дип табылды. Егетләребезнең күбесе Башкортстаннан булуы - аеруча горурлык. Күп нәрсә командирларга бәйле – алар бездә төгәл, таләпчән.
2022 елда Уфадан автобуста чыкканда без – Совет һәм Октябрь районнарыннан чакырылган егетләр – бер-беребезне әле белмәсәк тә, бергә булырга сүз куештык. Әлбәттә, борчылу, киеренкелек бар иде, алда ни көтәсен белмибез. Фронт хәбәрләрен дулкынланып укыдык, аңлашылмаган нәрсәләр күп булды.
Хезмәт барышында, бурычларга карап, бераз таралыштык, ләкин төп состав һаман бергә. Шундый озак вакыт бергә – дежурствода, постта, блиндажда – хезмәт итәбез. Мин укчы-санитар булып хезмәт итәм. Кемдер – снайпер, кемдер – дрон операторы.
Әлбәттә, күнегеп китү чоры һәркемдә булды. Һәркемнең граждан тормышында үз юлы, амбициясе, холкы бар иде. Кемдер тиз кызып китә, кемдер юморны аңламый – вакыт узу белән бер-беребезгә ияләштек. Хәрби хезмәт тәҗрибәсе дә күп ярдәм итте.
- Өч ярым ел эчендә эчке яктан нәрсә үзгәрде, СВО сезне нәрсәгә өйрәтте?
– Тугрылыкның кадерен белергә өйрәндем – сүзгә, якын кешеләргә тугрылык. Бу - бик мөһим сыйфат. Безнең күз алдында кайбер хәрбиләрнең гаиләләре таркалды – төрле сәбәпләр аркасында. Бу - бик катлаулы сынау.
Тормышның кадерен белергә өйрәндем. Чын хәрби хәрәкәтләрнең кино түгел икәнен аңладым, фронтта чынлап та куркыныч булырга мөмкин. СВО – уен түгел. Курку һәркемдә бар, һәм ул булырга тиеш – тормыш, киләчәк өчен. Шуңа күрә һәр гамәлнең нәтиҗәсе турында уйлыйсың.
Анда күп нәрсә ачыла – мәсәлән, аерым бер мизгелдәге рухи-психологик халәтнең никадәр мөһим булуы. Кайчак сугышчан иптәшеңнең кыланышлары ошамаска мөмкин – артык якынаюы, тупаслыгы. Ләкин аңлыйсың: ул - башка кеше. Син – шәһәрдән, белемле, ә ул – гади авыл егете. Әмма аңа ачулануның ни мәгънәсе бар, әгәр сез бер-берегезне тулыландырасыз икән? Бәлки, нәкъ ул авыр минутта сине коткарыр, рухың төшкәндә «Алга!» дип кычкырып, көч бирер. Без барыбыз да - бер-беребез өчен укытучы.
– Бүген БПЛА операторларына ихтыяҗ аеруча зур, диләр...
– Бүген дроннар – разведка да, һөҗүм итү чарасы да, объектив контроль дә, йөк китерү дә. Җәяү бару - бер хәл, ә «кошчык» очып, хәлне ачыклап, маршрутның иминлеген тикшерү күпкә нәтиҗәлерәк. Дошман моңа зур өмет баглый, безгә калышырга ярамый. Без дә үсештә – зур һәм кечкенә «кошчыклар», көчле операторлар бар, күбесе монда ук яңадан укып чыккан. Әмма һәр «кошчык»ка оператор кирәк. Күпләр моны аңлап, контракт төзи – бу сөендерә. Чөнки без барыбыз да уртак эш башкарабыз.
– Биредәге вакытлыча ял, гадәттә, ничек уза?
– Ялны мөмкин кадәр күбрәк гаиләм – хатыным, балаларым, әти-әнием белән үткәрәм. Шулай ук сәламәтлекне хәстәрләү белән шөгыльләнәм".
Фото: "Молодежная газета" сайтыннан.