+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 Февраля , 11:15

Барысы да Җиңү өчен!

Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев бүген СВОда хезмәт итүче "Республика Башкортостан" нәшрият йорты хезмәткәренә квадрокоптер һәм тепловизор тапшырды.

Барысы да Җиңү өчен!Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!

Җиһазлар СВОга мобилизацияләнгән киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен республика Журналистлар берлеге җыйган акчаларга сатып алынды. Мондый акция узган елның октябрендә башланып киткән иде. Матбугат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев бу башлангычны хуплады һәм хезмәттәшләрен һәм төбәк халкын үз өлешләрен кертергә өндәде. "Халык фронты" хәйрия фонды да бу эшкә зур өлеш кертте.

Яугир 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән. Башка журналистлар белән бергә хезмәт итә. Аларның батальоны 2025 ел нәтиҗәләре буенча әзерлек һәм оешканлык буенча иң яхшысы дип танылды. Әлеге вакытта яугир ялда, вакытын гаиләсе белән үткәрә.

- Аның аша шундый кыйммәт посылка тапшыра алуыма шатмын. Ул Җиңүне якынайтырга ярдәм итсен. Без исә үз ягыбыздан ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, - диде Максим Ульчев.

- Квадрокоптерлар безнең сугышчыларда иң кирәкле кулланмаларның берсе булып кала. Мондый җиһазларга запрослар безгә көн саен диярлек килә. Бәясе югары булуга карамастан, дроннар сугышчан бурычларны үтәргә ярдәм итә, подразделениеләрнең иминлеген арттыра һәм безнең егетләрнең гомерләрен саклап кала, - диде Башкортстанда «Халык фронты» башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин.

Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе, «Башкортостан» гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков сүзләренчә, бу - берлек тарафыннан СВОда хезмәт итүче хезмәттәшләргә тапшырылган дүртенче дрон. Акча җыю дәвам итә. Моннан тыш, «Республика Башкортостан» нәшрият йорты журналистлары җыелган гуманитар йөкләрне СВО зонасына үзләре дә даими илтә.

Фото: Альберт Заһиров

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас