Бу хакта Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин белән очрашуда «Светлый» позывнойлы яугир сөйләде.
"Светлый" Алмаз Сафин исемендәге батальонда БПЛА операторы вазыйфасында хезмәт итә. Махсус хәрби операциядә катнашучы сүзләренчә, Башкортстанда җитештерелгән дроннар очу ераклыгы, шулай ук йөк күтәрүчәнлеге белән аерылып тора, бу аларны куллану спектрын сизелерлек киңәйтә.
Элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров радиоэлектрон көрәш системаларын үстерү темасына аерым тукталган иде. Ул билгеләп үткәнчә, республика өчен FPV-дроннар, разведка дроннары һәм перехватчиклар эшләү һәм җитештерү төп бурыч булып кала.
- СВО зонасына соңгы ике елда барлыгы 10 меңнән артык дрон җибәрелде. Быел без 20дән артык резидент-компанияне берләштерү, пилотсыз очкычлар һәм аларның компонентларын җитештерүне арттыру өчен төбәк фәнни-җитештерү үзәген ачарга планлаштырабыз. 1 апрельдән БПЛАны СВО зонасына җибәрү күләмен 50 процентка арттырырга кушам, - диде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Пилотсыз системалар гаскәрләренә 122 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин.