+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 февраль , 06:05

Тарихи һәм хәрби дан турында лекция

Русиянең «Белем» җәмгыяте Ватанны саклаучылар көненә багышланган күләмле мәгърифәтчелек циклын башлап җибәрә. Тематик чаралар һәм очрашулар илнең барлык төбәкләрендә 16-28 февральдә узачак.

Тарихи һәм хәрби дан турында лекцияТарихи һәм хәрби дан турында лекция
Тарихи һәм хәрби дан турында лекция
Ю. А. Гагарин исемендәге Саратов дәүләт техник университеты ректоры, тарих фәннәре докторы Сергей Наумовның Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең (РВИО) төбәк бүлеге ярдәмендә үткәреләчәк ачык онлайн-лекциясе Идел буе федераль округы өчен төп вакыйга булачак. Очрашу «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.

Үзенең “Шундый һөнәр бар – Ватанны яклау!” лекциясендә танылган тарихчы тыңлаучыларга илнең героик елъязмасына тирән экскурс тәкъдим итәчәк. Сүз Русия хәрби тарихының дәүләт язмышын билгеләгән төп вакыйгалары турында барачак. Бөек полководецларның стратегик карарларына гына түгел, батырлыклары җиңүләрнең гомум картинасына әверелгән гади сугышчыларның тиңдәшсез каһарманлыгына да аерым игътибар биреләчәк. Сергей Наумов Ватанны саклаучылар буыннарының өзелмәс бәйләнешен күрсәтү өчен әһәмиятле сугышларны, аларның ролен һәм Русия үсешенә йогынтысын анализлауга җентекләп тукталачак.

Лекциягә онлайн-форматта 19 февральдә Мәскәү вакыты белән 13:00дә кушылырга мөмкин. Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк. Билгеләп үтелгәнчә, бу чыгыш – зур программаның бер өлеше генә. Оештыручылар күп кенә активлыклар әзерли: теләгән һәркем, «Белем» җәмгыятенең методик материалларыннан файдаланып, тематик лекция белән мөстәкыйль чыгыш ясый ала.

Лекцияләрдән тыш, яшьләр өчен бөтен ил буйлап осталык дәресләре, тарихи викториналар һәм экскурсияләр оештырыла. «Русия – минем тарихым» проектының 12 мультимедиа паркында Русия Федерациясе Геройларына багышланган махсус экспозицияләр ачылачак. Беренче тапкыр «Белем. Геройлар» Көньяк Осетиядә узачак.

Моннан тыш, «Русия – минем офыкларым» һөнәри юнәлеш бирү дәресләре кысаларында «Белем» җәмгыяте тематик видеороликлар тәкъдим итәчәк. Алар илнең көч ведомстволары эшчәнлеге һәм аларның дәүләт иминлеген тәэмин итү системасындагы төп роле турында җентекләп сөйләячәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Русиянең «Белем» җәмгыяте илнең иң эре мәгърифәтчелек оешмасы булып тора. Ел саен ул яшьләр өчен төрле форматта йөзләгән чара үткәрә: күренекле фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең лекцияләреннән алып, фәнни ярышларга һәм кино күрсәтүләргә кадәр. Оешма лекторларга - үз аудиторияләрен табарга, ә тыңлаучыларга актуаль белем алырга ярдәм итә.

Яңадан эшли башлаганнан бирле җәмгыятьнең лекторлар берләшмәсе бөтен Русия буенча 32 меңнән артык кешене берләштергән. Алар Русиянең барлык 89 төбәгендә 200 меңнән артык лекция үткәргән. Тарихтан һәм космостан технологияләргә һәм спортка кадәр төрле темаларны үз эченә алган 8 мең сәгатьтән артык сыйфатлы мәгърифәт контенты булдырылган. Чараларның онлайн-трансляцияләре һәм «Белем» видеоматериаллары Интернетта инде 2,5 миллиардтан артык карау җыйган.

«Белем» җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе фотосы.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас