-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 февраль , 18:40

"Дрон белән идарә иткәндә үземне кош кебек хис итәм..."

БПЛА операторы алгы сызыкта эшләү турында сөйләде.

"Дрон белән идарә иткәндә үземне кош кебек хис итәм..."
"Дрон белән идарә иткәндә үземне кош кебек хис итәм..."

«Туча» позывнойлы сугышчы СВО зонасында 2022 елның октябреннән алып хезмәт итә. Башта позицияләрдә оборона тоткан, ә 2023 елдан пилотсыз очкыч операторы булган. Техниканы үзләштерә һәм соңрак укулар уза.

Аның сүзләренчә, БПЛА – заманча сугышның киләчәге. Оператор техниканы белергә, урында ориентлашырга һәм теләсә нинди шартларда эшли белергә тиеш, чөнки иптәшләренең хәвефсезлеге аның гамәлләренә бәйле.

"Дронны беренче тапкыр күккә күтәргәч, аның белән идарә иткәндә үземне кош кебек хис итүемне аңладым", - ди сугышчы.

СВОдан соң якташыбыз БПЛА буенча белемнәрен нефть тармагында кулланырга тели.

Исегезгә төшерәбез, пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итү турында барлык кызыксындырган сорауларны 122 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас