“Башкортостан” дәүләт концертлар залында үткән тантаналы җыелышта республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты һәм Башкортстанда яшәүчеләрне әлеге истәлекле дата белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
— Бүген монда — республикабызның горурлыгы. Үз гомерләрен Ватанны саклауга багышлаучылар — хәрбиләр, запастагы офицерлар, Кораллы Көчләр ветераннары, көч структуралары вәкилләре. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның гаилә әгъзаларын, һәлак булган геройларның туганнарын ихлас сәламлим. Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез! — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы белдерүенчә, безнең көннәрдә ир-егетләрнең традицион бәйрәме аеруча зур мәгънәгә ия. Ул Ватанны саклаучыларның бердәмлеге символына әверелде.
— Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламамда мин эшебезнең төп йөкләмәсен өч сүз белән билгеләдем — “Барысы да җиңү өчен". Аларда уртак тырышлыгыбызның бөтен асылы, уртак максатыбыз. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан республика өчен әһәмиятле вакыйга булды. Президент указы белән Ишембай шәһәре, Уфа кебек үк, “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Биредә сугыш чоры балалары да бар һәм мин аларга намуслы хезмәтләре өчен зур рәхмәт сүзләрен белдерәм, — диде Радий Хәбиров.
Бүген республика халкы яугирләребезгә ярдәм итү буенча зур көч сала.
— Күптән түгел без алгы сызыкка 172нче гуманитар конвой җибәрдек. СВО башланганнан бирле республикадан безнең сугышчыларга мең ярымнан артык автомобиль, йөзләрчә трактор һәм автобус, шулай ук 11 меңнән артык дрон, мототехника, РЭБ һәм элемтә чаралары, оптика, йөзләрчә кубометр агач материаллары, медикаментлар, медицина җиһазлары һәм башкалар тапшырылды. Без бу мөһим эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез, — диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе, СВОда бүген, нигездә, технологияләр сугышы бара, дип билгеләде.
— Хәрби тәҗрибәгә таянып, без заманча арсеналны, беренче чиратта пилотсыз системаларны үстерүне дәвам итәчәкбез. Юлламада мин Хөкүмәт алдына бурыч куйдым —БПЛА чыгару күләмен 1,5 тапкырга арттыру. Хәзер без аларга идарә итү буенча белгечләр әзерләү белән актив шөгыльләнәбез. Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркы базасында Владлен Татарский исемендәге БПЛА операторларын әзерләү үзәге булдырылды, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, Ватанны саклаучылар көнендә без республика һәм ил мәнфәгатьләрен кайгыртучыларны хөрмәтлибез. Шул уңайдан ул, законлылыкны һәм хокук тәртибен, кешеләрнең иминлеген тәэмин итүчеләргә аерым рәхмәтен җиткерде.
– Безнең көч структураларына аерым рәхмәт сүзләре. Сез безне террорчылык янауларыннан, дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүмнәреннән ышанычлы саклыйсыз, иҗтимагый хәвефсезлекне тәэмин итәсез. Сезнең ярдәмегез белән безнең республика ышанычлы рәвештә алга бара, мөһим бурычларны хәл итә. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кешеләрне яклаучы полиция хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләре, – диде Радий Хәбиров. - СВОда катнашучыларның батырлыгы, бердәмлеге һәм ныклыгы – безнең яшьләр өчен иң яхшы үрнәк. Алга таба да Җиңү өчен барысын да эшләячәкбез! Кадерле ветераннарга, сугышчыларга, үз урынында Ватаныбызны саклаучыларга тирән хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне тагын бер кабат белдерәм. Сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм тизрәк җиңү телим! Бәйрәм белән сезне! Ватанны саклаучылар көне белән!
Фото: Башинформ