

Бакалы районының Яңа Илек авылыннан “Комбайнчы” позывнойлы яугирнең тормыш юлы туган җире, туфрак исе, икмәк үстерү эше белән тыгыз бәйләнгән. Ул җиде балалы ишле, тату гаиләдә үсә. Бакалы һөнәри лицеенда белем ала, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Гомер буе әтисе комбайнчы, әнисе фермада савучы булып эшләгән хуҗалыкта ул да хезмәт юлын башлый, механизатор булып эшли.
Аның эшчәнлеген хуҗалык җитәкчесе дә югары бәяли: “Эшне җиренә җиткереп, күңел биреп башкарды”, – дип искә ала Геннадий Марков. Әмма махсус хәрби операция башлангач, ул бу хәлләргә битараф кала алмый. Өлкән абыйсы үрнәгендә 2023 елда Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Ватанны саклаучылар сафына баса, Запорожье өлкәсендә гранатомётчы булып, алгы сызыкта хәрби бурычлар үти. Анда ул үзен җаваплы, көчле ихтыярлы, ышанычлы сугышчы итеп таныта.
Күп тә үтми, “Комбайнчы”га яңа юнәлеш – пилотсыз очкычлар белән эшләү ышанып тапшыры-ла – БПЛА ротасының өлкән технигы итеп билгеләнә. Яңа оешкан батальонда ул армиядә һәм махсус хәрби операция зонасында тупланган тәҗрибәсен заманча техникага идарә итү белән берләштерә.
БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итүне ул аерым җаваплылык һәм дәрәҗә дип кабул итә. “Пилотсыз очкычлар – бүгенге операцияләрдә иң мөһим звеноларның берсе, максатка ирешүдә көчле ярдәмче”, – ди якташыбыз. Аның фикеренчә, яңа төр җиһазлар хәрби бурычларны нәтиҗәлерәк үтәргә ярдәм итә.
Бу гаиләдән “Комбайнчы” гына түгел, аның бертуган абыйлары Иван белән Артём да махсус хәрби операциядә катнаша. Бер гаиләдән өч ир-егет Ватанны саклый – бу чын мәгънәсендә батырлык һәм горурлык үрнәге.
Өйдә аларны әти-әниләре, хатыннары һәм балалары көтә. “Комбайнчы”ның кечкенә кызына тиздән өч яшь тула. Ул – әтисе өчен иң зур терәк, иң көчле өмет чыганагы.
Икмәк үстерергә өйрәнгән куллар бүген илне саклый. Комбайн штурвалы артында чыныккан сабырлык, тырышлык һәм җаваплылык хәзер заманча техника белән эш иткәндә ярдәм итә. Без якташыбызга һәм аның абыйларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Җиңү белән кайтыгыз, авыл уллары!
Энҗе САДЕРТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бакалы районы.