Бу хакта җырчы Интернет челтәрендә белдерде һәм видеоязма бастырды.
"Бүген - дулкынландыргыч көн: миңа Башкортстан Республикасы тарафыннан "Атказанган артист" исеме бирелде.
Иҗатыма шундый югары бәя биргәннәре өчен халкыма, тамашачыма, республика Башлыгы Радий Хәбировка, яшьләр сәясәте министры Вито Сабировка чын күңелемнән зур рәхмәтләремне белдерәм", - дип язган артист.
Фото: Интернет челтәреннән.