М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына йорт янындагы территориядә кар чистартуга гариза кергән иде. Ярдәмгә Уфа фән һәм технологияләр университетының Сибай институты (филиалы) студентлары һәм "Сибай" волонтерлары оператив җавап бирде. Көрәкләр белән "коралланып", студентлар эшкә кереште.
Кышкы начар һава шартларында карны вакытында чистарту көнкүреш уңайлылыгына гына түгел, ә якыннары алгы сызыкта булган гаиләләр өчен реаль ярдәмгә дә әверелә. Волонтерлар бу бурычны кыска вакыт эчендә үтәде, территорияне кар өемнәреннән азат иттеләр.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: vk.com/sibay_one