“Районда чираттагы гуманитар йөк җыелды һәм Курск юнәлешендә хәрби бурычлар үтәүче сугышчыларга җибәрелде.
Хакимият башлыгы Айрат Әминев, «Русия офицерлары» Гомумрусия оешмасы вәкилләре һәм Башкортстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе хезмәткәре хәрбиләргә мөрәҗәгать иттеләр.
Чара барышында алар фронтка тылда ярдәм итүчеләрнең өлешен билгеләп үтте. Кирәк-ярак белән тәэмин итүдә актив ярдәм итүчеләр Оборона министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук ведомство бүләкләре тапшырылды.
Юлга чыгар алдыннан колоннага районның дин әһелләре Сәйфулла хәзрәт һәм батюшка Сергий хәер-фатыйхаларын бирде.
Айрат Әминев гуманитар ярдәм җыюда катнашкан эшкуарларга, волонтерларга һәм район халкына рәхмәт белдерде, һәр посылканың уртак Җиңүгә өлеш кертүен билгеләп үтте”, дип яза Әбҗәлил районы хакимиятенең социаль челтәрләрдәге төркеме.
Фото: vk.com/02abyalil