“Карат” хәрби хезмәткә 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация буенча чакырылган. Бүген ул 428нче мотоукчылар полкында БПЛА операторы булып хезмәт итә.
“Бөтен нәрсәгә махсус укып чыктым, 10 көнлек укулар уздык, ә алга таба инде практикада эшләдек. “Mavic” серияле дроннары белән эшлим. Алар - яхшы разведчиклар, ләкин, кызганычка каршы, шундый бер дронның “гомере” бик кыска, нибары берничә көн. Нәтиҗәле эш өчен аларның саны күп булырга, паркы даими тулыланып торырга тиеш”, - дип сөйләде “Карат”.
Яугир үз подразделениеләренә республикадан килгән FPV-дроннарны югары бәяләде. Уфадан килгән пилотсыз очу аппаратлары дошман позицияләренә снарядлар ташлау һәм үз позицияләренә азык-төлек китерү өчен алгы сызыкта кулланыла. Яугир сүзләренчә, бер “кош” ике баллон су авырлыгындагы йөкне илтә ала.
Алгы сызыкта хезмәт иткән өч елдан артык вакыт эчендә “Карат” алты тапкыр контузия алган, кыйпылчыктан җәрәхәтләнгән. Якын арада ул яңадан алгы сызыкка китәчәк. Ватанны саклаганда күрсәткән шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы өчен хәрби хезмәткәр Суворов медале белән бүләкләнгән, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Фото: bashinform.ru