Шәхси батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен дәүләт һәм ведомство бүләкләрен «Көнбатыш» гаскәрләре группировкасының «Башкортостан» мотоукчылар полкы хәрбиләренә тапшырдылар. Бу хакта Русия Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Сугышчылар бүләкләрне Красный Лиман юнәлешендә махсус хәрби операция уздыру зонасында тантаналы шартларда алды.
Ватанны саклаучылар көне белән хәрбиләрне 31нче мотоукчылар полкы командиры полковник Юсиф Меликов котлады һәм хәрбиләр күкрәгенә II дәрәҗә «Батырлык өчен» һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләрен такты.
"Шәхсән үз исемемнән, полк командованиесе исеменнән барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән котлыйсым килә, сезгә хезмәттә, авыр эшебездә уңышлар телисем килә. Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тизрәк өйгә кайтуыгызны телим", - диде Юсиф Меликов.