-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
24 февраль , 18:59

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең нинди плюслары бар??

Русиядә хәрби берләшмәләрнең яңа төре — Пилотсыз системалар гаскәрләре формалаша. Бу хакта Башкортстан Республикасының хәрби комиссары Михаил Блажевич сөйләде.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең нинди плюслары бар??
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең нинди плюслары бар??
Хәзер частьларны комплектлау бара. Төп үзенчәлеге - төгәл бер елга махсус контракт. Хәрби комиссар сүзләренчә, гаскәрләрнең яңа төре составында хезмәт итәргә теләүчеләр җитәрлек - кешеләр күп килә.

- Беренче чиратта, бу - гаскәрләрнең яңа төре. Яңа частьларны туплау, аларны формалаштыру һәм өйрәтү, сугышчан көйләү бара. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә нинди плюслар бар? Барыннан да элек, бу - махсус контракт. Әлеге гаскәрләрдә хезмәт итәргә карар кылган кеше, беренчедән, бу контрактның төгәл 1 елга төзелгәнлегенә ышана. Бер елдан соң ул аны озайтырга, яки өзәргә мөмкин.

Без беләбез, Президент тарафыннан өлешчә мобилизация турындагы указ игълан ителгән вакытта анда, гамәлдәге хәрби хезмәткәрләрнең контрактлары бу указны гамәлдән чыгарганчы дәвам итә, дигән пункт бар иде. Аның кайчан гамәлдән чыгачагын әйтүе кыен. Пилотсыз системалар гаскәрләренә баручылар исә, әгәр бу аларга кирәк булмаса, нәкъ бер елдан Кораллы Көчләрдән китәчәкләренә һәм үз эшләрен гражданкада дәвам итәчәкләренә гарантия ала.

Икенчедән, бу кешене Пилотсыз системалар гаскәрләреннән аның ризалыгыннан тыш башка гаскәрләргә күчерергә беркемнең дә хокукы юк, бу катгый тыелган һәм контракт шартларында аерым пункт белән язылган.

Бу гаскәрләрдә хезмәт итәр өчен билгеле шартлар, һичшиксез, бар. Болар - 18дән 45 яшькә кадәр булу шарт, ә пилотсыз системалар операторы 35 яшькә кадәр булырга тиеш. 35 яшьтән 45 яшькә кадәрге кешеләр исә шулай ук әлеге гаскәрләрдә, шул ук шартлар белән башка вазыйфаларда хезмәт итә: мәсәлән, машина йөртүчеләр, табиблар, элемтәчеләр, пешекчеләр һәм башкалар. Операторлар хезмәт итә торган тулы хәрби частьлар туплана, ә аларның икенче өлеше - тәэмин итүчеләр, ягъни барысы да пилотсыз системалар гаскәрләрендә бер үк контракт буенча хезмәт итә.

Шулай ук сәламәтлек торышы буенча сайлап алу да бар. Шул ук вакытта хөкем ителмәгән булырга тиеш. Шулай ук кандидатлар психологик тест уза, - диде хәрби комиссар.

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас