+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 Февраля , 05:30

Яугир фитнес-клуб ачарга планлаштыра

Гали Рәхмәтуллин махсус хәрби операциягә 2023 елда Оборона министрлыгы белән контракт төзеп киткән. Алгы сызыкта элемтәче һәм БПЛА операторы булып хезмәт иткән, командирын коткарган, моның өчен “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләнгән.

Яугир фитнес-клуб ачарга планлаштыраЯугир фитнес-клуб ачарга планлаштыра
Яугир фитнес-клуб ачарга планлаштыра


Герой турында социаль челтәрләрдәге үз битендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров язып чыкты.

Авыр яраланганнан соң Гали Рәхмәтуллин актив тормышка кайта: спорт белән шөгыльләнә, “Батырлык дәресләре” үткәрә һәм Морак авылында фитнес-клуб ачарга планлаштыра. Адаптацияләүдә һәм социальләшүдә аңа «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан филиалы ярдәм итә, дип хәбәр итә “Башинформ”.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас