+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
24 февраль , 10:35

Яугирләр ялдан соң алгы сызыкка китте

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар алгы сызыкта намус белән хезмәт итә һәм хәрби бурычларны җаваплы башкара. Бу хакта Уфада хәрбиләрне фронтка озату тантанасында әйттеләр. Сугышчылар кыска вакытлы ялдан соң хезмәт итү урыннарына китте, дип яза “Башинформ”.

Яугирләр ялдан соң алгы сызыкка китте
Яугирләр ялдан соң алгы сызыкка китте
Сугышчыларны аларның гаиләләре һәм дуслары озатты. Хәрбиләргә үгет-нәсыйхәт сүзе белән Уфаның Дим һәм Уфа районнарының хәрби комиссары, подполковник Эрнест Кәбиров мөрәҗәгать итте.

Офицер солдатларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевичтан сәлам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Алгы сызыкка ялдан соң Ишембайдан махсус операциядә катнашучы “Гром” позывнойлы яугир дә китте. Аның сүзләренә караганда, өйдә барысы да яхшы, гаиләсе сабыр гына аның тизрәк кайтуын көтә.

“Гром” махсус хәрби операциягә кадәр армиядә Оборона министрлыгы белән контракт буенча хезмәт иткән. Илнең оборона ведомствосы белән килешү вакыты беткәч, өлешчә мобилизация кысаларында фронтка киткән. Ир-егет, икеләнеп тә тормыйча, военкоматка барган.

Фото: bashinform.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас