Бүген "Нигма" картәтисенең эшен дәвам итә. Макхсус хәрби операциягә кадәр ул ландшафт дизайнеры һәм талантлы пешекче була. Арытаба, отпускка кайтучы иптәшләренә карап, абыйсы белән кияве инде сафта икәнен белеп, ул читтә кала алмый.
2025 елның 25 февралендә ул контрактка кул куя. Беренче кырыс сынау аны май аенда Донецк Халык Республикасында Богдановка янында көтә. Төнлә урман полосасы көчле миномет уты астында кала. "Осетин" позывнойлы иптәше яралагач, "Нигма" аңа ярдәмгә килә. Ул аны 8 чакрым арадан үз өстендә алгы сызыктан тылга алып чыга. Кызганычка каршы, үзе дә яралана.
Авыр яраланганнан соң да «Нигма» тылда кала алмый. Алгы сызыкка кайткач, ул БПЛА операторы булырга карар кыла. Бүген ул - батальонның күзләре. «Нигма» билгеләп үткәнчә, заманча хәрби хезмәт нык үзгәргән, һәм дрон операторы белгечлеге - бүген иң кирәкле хезмәтләрнең берсе.
Профессионал буларак, ул бу юлның сугышчыга берничә мөһим өстенлек бирүен ассызыклый: оператор эше алгы сызыктан ерак торырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта подразделение өчен максималь файда китерә; сугышчы аның ризалыгыннан башка икенче төр гаскәрләргә күчүдән саклана; һәр уңышлы һөҗүм һәм юк ителгән техника өчен өстәмә түләүләр каралган — 50 меңнән 500 мең сумга кадәр; студентлар өчен контракт буенча хезмәт итү - академик ял алу мөмкинлеге һәм бюджет урынына кире кайтырга гарантияләнгән.
Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле уңайлыклы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби хезмәткәр үз теләге белән эштән китә, яки яңа контракт төзи ала.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә, яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый, дип язылган.
БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде бюджетка кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча каралган. БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучылар “122” номерына шалтырата ала.