Фельдшер Азамат Муллашев миномет уты һәм дроннар астында хезмәттәшләре белән яралыны коткарып кала һәм беренче ярдәм күрсәтә.
Кире кайтканда группа яңадан һөҗүмгә эләгә, һәм Азамат, аяк-куллары җәрәхәтләнеп, зыян күрүчене үз гәүдәсе белән каплый, ләкин исән кала.
Хәзер ул Вишневский госпиталендә дәвалана. Яраланган иптәшен сугыш кырыннан коткарган өчен фельдшер «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.
Фото: "Моя Уфа"