+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
28 февраль , 09:54

Дошманны бергәләп җиңәчәкбез!

Алгы сызыкта булучы егетләребез рәхмәтләрен җиткерде.

Дошманны бергәләп җиңәчәкбез!
Дошманны бергәләп җиңәчәкбез!

Ярмәкәй районыннан СВОда катнашучылар чираттагы партия гуманитар йөк алды. Хәрбиләр якташларына алгы сызыктагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Сугышчылар колоннаны озатып килгән муниципалитет хакимияте башлыгы Рөстәм Әлимгафаровка да рәхмәт белдерде.

"Барыгызга да Запорожье юнәлешендә сугышучыларга җибәрелгән чираттагы гумконвой өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Изге эштән читтә калмаган, безнең турыда уйлаучы, борчылучы һәм безгә теләсә нинди ысуллар белән ярдәм итүче һәркемгә рәхмәт. Район башлыгына безне күрергә үзе килгәне өчен аерым рәхмәт белдерәбез.

Шулай ук Ярмәкәй районының барлык авыл хакимияте башлыкларына битараф булмаганнары һәм уртак җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт. Без сезнең хезмәтегезне һәм сугышчыларның үтенечләренә вакытында җавап бирүегезне бик югары бәялибез, - диде "Клен" позывнойлы хәрби.

Әйтелгәннәргә кушылып, "Свит" позывнойлысы агач материаллары өчен рәхмәт белдерде. Салават Юлаев исемендәге батальонның рәхмәтен «Том» позывнойлы хәрби дә җиткерде.

"Нива" автомобилен алдык! Техника бик яхшы хәлдә. Ярдәм бик сизелерлек. Беләбез, йөкләрне китерү кайчак реаль куркыныч белән бәйле. Мин хәтта куркыныч эш дип тә әйтер идем. Ләкин сез безгә ярдәм итүегезне дәвам итәсез. Дошманны бергәләп җиңәчәкбез! - диде "Том".

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас