+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
28 февраль , 13:00

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең 5 өстенлеге

Башкортстанда Пилотсыз системалар гаскәрләренә кандидатлар җыю бара. Бүген без сезне әлеге гаскәрләрнең биш өстенлеге белән таныштырабыз.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең 5 өстенлегеПилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең 5 өстенлеге
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең 5 өстенлеге

1. Технологик һәм хәвефсезлек яклары
Киң таралган фикергә карамастан, БПЛА операторы хезмәте - окоп эше түгел. Сугышчының төп бурычы - техника белән идарә итү, алгы сызыктан шактый ераклыкта булса да. Бу - интеллектуаль эш.

2. Тотрыклылык
Контракт конкрет срокка — бер елга төзелә. Сугышчылар аны тәмамлаганнан соң хезмәтне дәвам итәргәме-юкмы икәнен үзләре хәл итә. Мөһим шарт: хәрби хезмәткәрне аның шәхси ризалыгыннан башка икече төрле белгечлеккә, яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый.

Студентлар өчен аерым шартлар каралган: академик отпуск алырга, ә кайткач вузга кире кайтырга һәм урыннар булганда бюджетта укырга мөмкин.

3. Югары хезмәт хакы
Башкортстаннан контракт төзегәндә һәр сугышчы 1,4 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Айлык акчалата түләү 220 мең сумнан башлана. Нәтиҗәдә, хезмәтнең беренче елында, барлык түләүләрне исәпкә алып, дүрт миллион сумга якын акча алырга мөмкин.

4. Кредит проблемаларын хәл итү
Финанс кыенлыклары белән очрашкан кешеләргә яңа закон моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы тәкъдим итә. 2024 елның 1 декабреннән ким дигәндә бер елга контракт төзегән СВО катнашучылары, әгәр аларның суммасы ун миллион сумнан артмаса, срогы чыккан кредитларны гамәлдән чыгару хокукына ия.


5. Бөтен гаилә өчен ташламаларның тулы спектры
Акчадан тыш, дәүләт 50 төрдән артык ташлама бирә. Сугышчы хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын, түләүсез дәвалану һәм тернәкләнү хокукын, ике атналык түләүле отпускны һәр ярты ел саен ала.

Контрактка кем кул куя ала?

FPV-Дрон операторларына 18дән 35 яшькә кадәрге яшьләрне, башка белгечлекләргә — 45 яшькә кадәрге кешеләрне чакыралар. Белем теләсә нинди булырга мөмкин. Сайлап алуда геймерлар, айтишниклар, радиоһәвәскәрләр һәм дроннар белән идарә итү тәҗрибәсе булган, яки аэродинамиканы аңлаучы һәркем өстенлек ала.

Медкомиссия һәм әңгәмә узган кандидатлар махсуслаштырылган үзәкләргә ике айлык укуга җибәрелә, аны тәмамлагач, рәсми хәрби-учет белгечлеге алалар.

Хезмәткә керер өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка, яки Уфадагы сайлау пунктына (Революцион урам, 156) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук "Дәүләт хезмәтләре" порталында гариза калдырырга мөмкин.

Үзең белән паспорт, хәрби билет (булган очракта), белем турында документлар, никах һәм бала туу турында таныклык (булган очракта) булырга тиеш.

Фото: kumertime.info

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас