+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бердәмлектә - коткарылган гомерләр

Белорет районында туган СВОда катнашучы, гвардия өлкән лейтенанты Гыйльман Гыйльманов батырлык кыла – яраланган иптәшләрен коткара.

Бердәмлектә - коткарылган гомерләрБердәмлектә - коткарылган гомерләр
Бердәмлектә - коткарылган гомерләр


Район хакимияте башлыгы Азат Хәкимов хәбәр иткәнчә, Курск өлкәсенең Уланок торак пункты янында дошман дроннары һөҗүме вакытында хәрби хезмәткәр югалып калмаган һәм иптәшләрен ташламаган. Үз гомерен куркыныч астына куеп, ул яралы сугышчыларга беренче медицина ярдәме күрсәткән һәм аларны ут астыннан эвакуацияләүне оештырган.

Аның батырлыгы һәм тәвәккәл гамәлләре нәтиҗәсендә шәхси составның гомерен саклап кала алганнар. Бу батырлыгы өчен якташыбыз «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләнгән.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас