+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
4 март , 10:21

"Фронтта БПЛА операторының эше бик җаваплы..."

«Башкортстан» мотоукчылар полкының Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге батальоны хәрби хезмәткәре, «Памир» позывнойлы сержант СВО зонасында хезмәт иткәнче радиоидарәле модельләр, идарә пультындагы самолетлар белән мавыккан. Хобби фронтта кирәк булган: хәзер ул - БПЛА операторы.

"Фронтта БПЛА операторының эше бик җаваплы..."
"Фронтта БПЛА операторының эше бик җаваплы..."
Бу һәм башка күп нәрсәләр турында "Памир" "Башинформа"га биргән интервьюда сөйләгән.

"Памир" Әлшәй районының Дим авылыннан. 2023 елда яшь ир Оборона министрлыгы белән контракт төзергә һәм «Башкортстан» мотоукчылар полкы сафларына басарга карар кылган.

- Махсус хәрби операция башланганда мин армиядә ашыгыч хезмәт уздым. Безнең бүлекчә Украина белән чиктә дислокацияләнде. Без ул вакытта хәрбиләргә ярдәм итә идек. Мөгаен, ул вакыйгалар, хәлләр уйлану өчен этәргеч булгандыр да. Демобилизациядән соң бер елдан азрак эшләдем, махсус хәрби операция турындагы уйлар мине ташламады. Көндез эштә, ә кичләрен кичке аш вакытында кабат-кабат Донбасс турындагы уйларга әйләнеп кайта идем. Эчтә ничектер тынычсыз, уңайсыз иде. Шулай булгач, минем военкоматка барырга һәм Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карарым ачык сизелде. Аннары СВОга минем әти, абый һәм башка туганнарым, дуслар китте, - ди "Памир".

СВОда хәрби хезмәткәр БПЛА операторларының эшен еш күргән. Бервакыт "Памир" командир янына килә һәм офицердан дроннар белән идарә итү пульты белән хәрби бурычларны үтәргә рөхсәт сорый. Командование каршы килми, өстәвенә, "Памир" хәрби биремнәрне үтәгәндә күп тапкырлар тапкырлык, кыюлык күрсәткән була.

БПЛА операторы сүзләренчә, Пилотсыз системалар гаскәрләре сугыш кырында төп көчкә әверелде. Ләкин шул ук вакытта башка подразделениеләр дә мөһим хәрби бурычларны үти.

- БПЛА - ул дошманга каршы көрәшнең яңа ысулы. Әмма һәр төр гаскәрнең үз ысуллары һәм профессионализмы. Һәркем үз эшен башкара. Аңлашыла ки, без һәрвакыт штурмчылар, артиллеристлар һәм танкистлар белән бәйләнештә. Ләкин без алгы сызыктан ерактарак эшлибез. Икенче линиядә, хәвефсезрәк урында утырабыз. Үз позицияләребезне яшерергә тырышабыз, чөнки дошман безне күреп алса, ут астында калачакбыз. Фронтта БПЛА операторының эше бик җаваплы, - дип билгеләде "Памир".

Махсус хәрби операция зонасында БПЛА операторы белгечлеге бик кирәк, дип билгели "Памир". Сержант сүзләренчә, пилотсыз очкычлар белән тәэмин ителгән подразделениеләр никадәр күбрәк булса, хәрби бурычлар да шулкадәр нәтиҗәлерәк үтәләчәк һәм Русия армиясе алга барачак.

Фото: "Башинформ"

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас