Ул кискен лимфобласт лейкозыннан интегүче Теона Образенко. Аны дәвалауга Артур 30 мең сум акча күчергән.
Артур белдерүенчә, биш яшьлек балага авыр диагноз узган елның декабрендә куелган.
Артур җәмәгатьчелеккә кечкенә Теонанга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Кызны дәвалау өчен инде 10 миллион сумнан артык акча җыелган, тагын 5 миллион сум җыясы калган.
Артур Хәсәнов 2022 елдан бирле махсус операциядә катнаша. Алгы сызыкка киткәнче Дүртөйле районының мәдәни-ял итү үзәгендә эшли. "Хәсән" өлешчә мобилизация вакытында Интернет йолдызына әверелде. Аның җырчы Филюс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкару видеосы шунда ук социаль челтәрләргә таралды һәм аңа көтелмәгән популярлык китерде.
2024 елда Артур Хәсәнов СВО зонасындагы хәрби хезмәтләре өчен IV дәрәҗә Георгий тәресенә лаек булды.