Сугышчан хәрәкәтләр – ул әле икътисад та. Арзан, әмма нәтиҗәле корал җитештерүче як җиңә. Бу махсус хәрби операция үткәрү вакытында бик мөһим.
“Республика Башкортостан” гәзитенә биргән интервьюсында Русия Герое, полковник Денис Чернавин бу уңайдан түбәндәгеләрне җиткерде.
Офицер сүзләренчә, заманча хәрби хәрәкәтләр театрында алгы планга пилотсыз очу аппаратлары чыга, аларның кайбер модельләрен җитештерү кыйммәт түгел, ә нәтиҗә – күз алдында.
Дроннар СВОга кадәр һәм хәзер дә, шулай ук, тыныч тормышта төрле бурычларны үтәде – күп кеше катнашлыгындагы бәйрәмнәрне төшерү, территорияләрне мониторинглау, авыл хуҗалыгы басуларын һәм урманнарны эшкәртү. Пилотсыз очкычлар хәзер хәрби максатларда да киң файдаланыла. Хәрби заряд тутырылган пилотсыз очкычлар дошман позицияләрен, техникасын һәм тере көчен тар-мар итәргә сәләтле.
– Барыннан да элек БПЛАны күпләп куллану “соры” зонаны – дошман позицияләре арасындагы тигезсез территорияне киңәйтүгә китерде, ул хәзер 20-40 чакрымга җитәргә мөмкин. Андагы һава дроннар белән тулган, бу радиустагы теләсә нинди активлык ике як өчен дә үтәкүренмәле һәм, ул шунда ук һөҗүмгә дучар ителә. Тактика планында бу – ике якның пехотасы өчен дә шактый җитди проблема, чөнки гаскәрләрнең алга баруын сизелерлек кыенлаштыра, – диде Денис Чернавин.
Денис Чернавин СВОда вертолет штурвалы артында хәрби бурычларны үти. Шуңа күрә ул фронтта хәрби авиация куллану үзенчәлегенең ничек үзгәрүен ишетеп кенә белми. Аның сүзләренчә, СВО башланганда вертолетлар ВСУны күпләп юк иткән. Хәзер исә алар бу урынны пилотсыз очкычларга биргән.
– Бомбардировка авиациясен дә үзгәртеп корырга туры килде. СВОның беренче айларында, аны элекке сугышлар кануннары буенча кулланырга тырышканда, самолетларны күпләп бәреп төшерделәр, шуңа да аларны алгы сызыкка очу өчен кулланмый башладылар. Бәхеткә, акыллы башлар табылды, алар гади бомбаны металл канатлар һәм GPS-приемниклы электроника-планлаштыру һәм коррекция модульләре белән җиһазландырды. Мондый бомба бирелгән координатлар буенча йөз километрдан артык оча һәм максатка шактый югары төгәллек белән ирешә ала. Аның авырлыгы өч тоннага кадәр җитә, бу бик куркыныч корал, һәм безнең бомбардировка авиациясе бүген алдынгылар исәбендә, – диде Денис Чернавин.
Ул билгеләп үтүенчә, Русия армиясе махсус хәрби операция алып баруда традицион формалардан баш тартмый, әмма ярдәмче инструменттан мөстәкыйль киңкүләм югары төгәллекле коралга әверелгән дроннарны да киң файдалана.
– Пилотсыз очкычларны беренче булып Украина киң куллана башлады, ләкин хәзер бу мәсьәләдә өстенлек безнең якта. Аерым гаскәр төрен – БПЛА гаскәрләрен булдыру да шул хакта сөйли, бу кадрлар әзерләүне системага салырга, дроннар куллану диапазонын киңәйтергә, пилотсыз технологияләрне һәм киберсаклану чараларын камилләштерүгә зур мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләде Денис Чернавин.