+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
6 март , 16:05

Беркем дә ярдәмсез калмаячак!

Республикада махсус хәрби операция бурычларын үтәүче батырларга гына түгел, аларның гаиләләренә дә ярдәм чаралары каралган.

Беркем дә ярдәмсез калмаячак!
Беркем дә ярдәмсез калмаячак!

Башкортстанда СВО һәм башка сугыш хәрәкәтләрен, шулай ук террорчылыкка каршы операцияне яктырту буенча редакция заданиесен үтәгәндә һәлак булган мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең туганнарына һәм якыннарына бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләү һәм түләү тәртибе расланды.

Башкортстанның мондый хезмәткәрләргә дәүләт ярдәме турындагы канунына республика Хөкүмәте карары белән тиешле үзгәрешләр кертелде.

Дәүләт ярдәме чараларының гамәлдә булуы 2022 елның 24 февраленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Ягъни түләүләрне якыннары элегрәк һәлак булган гаиләләр дә алачак. Аларга ире яисә хатыны, киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәренең балигъ булмаган балалары, 18 яше тулмаган инвалид балалар, шулай ук көндезге формада укучы 23 яшькә кадәрге балалары өмет итә ала.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас