«Җырчы» позывнойлы Марсель Фәрхетдинов инженер-юл взводы һәм инженер-сапер ротасы белән җитәкчелек итә. Позывнойны сугышчы юкка гына алмаган. Башкортстанның Караидел районында туган яугир 2023 елның көзендә Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйганчы күпсанлы республика һәм төбәкара конкурслар лауреаты булган.
Күптән түгел ул полкташлары алдында концерт номерлары белән чыгыш ясады, дип хәбәр итте «Башинформ».
Өстәп әйтик, элегрәк Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин Русия Герое Миңнегали Шайморатов исемендәге батальонның БПЛА взводы расчеты командиры, «Африка» позывнойлы яугиргә «ДНР Герое» дигән мактаулы исем бирде.
“БПЛА операторларына көчле характерга һәм чыдамлыкка ия булу мөһим. Аларга берничә сәгать күзәтергә, мониторинг үткәрергә, дөрес карар кабул итәргә туры килә”, - диде “Африка”.
"Африка" тумышы белән Бишбүләк районыннан. Республикада Шәйморатов исемендәге беренче Башкортстан батальонын оештыру турында игълан ителү белән ул аның сафларына баскан.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Фото: bashinform.ru