“Башкортостан” мотоукчылар полкының Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге батальоны хәрби хезмәткәре, “Памир” позывнойлы сержант СВО зонасында хезмәт иткәнче радиоидарәле модельләр, идарә пультындагы самолетлар белән мавыккан. Хобби фронтта кирәк булган: хәзер ул – БПЛА операторы. Бу һәм башка күп нәрсәләр турында “Памир” “Башинформ”га биргән интервьюда сөйләгән.
“Памир” Әлшәй районының Дим авылыннан. 2023 елда яшь ир Оборона министрлыгы белән контракт төзергә һәм “Башкортостан” мотоукчылар полкы сафларына басарга карар кылган.
– Махсус хәрби операция башланганда мин армия хезмәтендә идем. Безнең бүлекчә Украина белән чиктә дислокацияләнде. Без ул вакытта хәрбиләргә ярдәм итә идек. Мөгаен, ул вакыйгалар, хәлләр уйлану өчен этәргеч булгандыр да. Демобилизациядән соң бер елдан азрак эшләдем, махсус хәрби операция турындагы уйлар мине ташламады. Көндез эштә, ә кичләрен кичке аш вакытында кабат-кабат Донбасс турындагы уйларга әйләнеп кайта идем. Күңелдә ничектер тынычсыз, уңайсыз иде. Шулай итеп, мин Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карар кылдым. Аннары СВОга минем әти, абый һәм башка туганнарым, дуслар китте, – ди “Памир”.
СВОда хәрби хезмәткәр БПЛА операторларының эшен еш күргән. Бервакыт “Памир” командир янына килә һәм офицердан дроннар белән идарә итү пульты белән хәрби бурычларны үтәргә рөхсәт сорый. Командование каршы килми, өстәвенә, “Памир” хәрби биремнәрне үтәгәндә күп тапкырлар тапкырлык, кыюлык күрсәткән була.
БПЛА операторы сүзләренчә, Пилотсыз системалар гаскәрләре сугыш кырында төп көчкә әверелде. Ләкин шул ук вакытта башка подразделениеләр дә мөһим хәрби бурычларны үти.
– БПЛА – ул дошманга каршы көрәшнең яңа ысулы. Әмма һәр төр гаскәрнең үз ысуллары һәм профессионализмы. Һәркем үз эшен башкара. Аңлашыла ки, без һәрвакыт штурмчылар, артиллеристлар һәм танкистлар белән бәйләнештә. Ләкин без алгы сызыктан ерактарак эшлибез. Икенче линиядә, хәвефсезрәк урында утырабыз. Фронтта БПЛА операторының эше бик җаваплы, – дип билгеләде “Памир”.
Махсус хәрби операция зонасында БПЛА операторы белгечлеге бик кирәк, дип билгели “Памир”. Сержант сүзләренчә, пилотсыз очкычлар белән тәэмин ителгән подразделениеләр никадәр күбрәк булса, хәрби бурычлар да шулкадәр нәтиҗәлерәк үтәләчәк һәм Русия армиясе алга барачак.
***
Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый, дип язылган.
БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган.
БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар “122” номерына шалтырата ала.
Ример НАСРЕТДИНОВ.