-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
10 март , 10:01

Исемең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык

Һәр заманның үз геройлары була. Аларның батырлыклары, исемнәре мәңгелеккә тарих битләренә алтын хәрефләр белән уела. Ватаны, халкы азатлыгы өчен яу кырларында шәһид булганнар хакындагы якты истәлек гасырларда яши.Борай районы каһарманы, Әфганстан сугышы солдаты Марат Нуртдиновның исемен якташлары бик кадерләп саклый. Ел саен биредә аның якты истәлегенә багышланган мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. Батыр яугирнең хәрби училищеда бергә укыган дуслары илебезнең төрле төбәкләреннән Борай җиренә җыела. Быел да бу күркәм очрашу киң колач белән узды.

Исемең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык
Исемең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык
Марат Нуртдинов – Борай районының Ваныш авылы егете. Аның якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән быел биредә зур тантана узды – герой туып-үскән йортта мәрмәр тактаташ ачылды. Чарада Марат Хаҗетдин улының курсташлары, сыйныфташлары, районның сугышчы-интернационалистлары, “Хәрби туганлык” оешмасы әгъзалары, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты. Марат Нуртдиновны белгәннәр аның хакындагы хатирәләре белән уртаклашты.
– Без Марат белән 1980-84 елларда Новосибирск югары хәрби команда училищесында белем алдык, – дип бәян итте курсташы Сергей Рыбников. – Ул якты йөзле, ярдәмчел, бик сәләтле һәм тыйнак егет иде, хәрби бурычларны һәрчак “бишле” билгесенә үтәде. Безнең алтынчы рота – уникаль подразделение булды, анда бик зур таләпчәнлек белән сайлап алдылар. Безгә, яшь офицерларның күбесенә, “кайнар нокта”ларда Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап көрәшергә туры килде. Шунысын зур горурлык белән белдерә алам: безнекеләр беркайчан да сынатмады! Маратыбыз иң беренчеләрдән булып Әфганстан сугышына китте, разведка взводы командиры итеп тәгаенләнде. Хәрби дусларын гранатадан үз гәүдәсе белән каплап һәлак булган батыр яугир ул. Без, алтынчы рота курсантлары, хәзер инде чәчләребезгә чал төшкән өлкән яшьтәге кешеләр, ә Маратыбыз йөрәк түрендә гомерлеккә япь-яшь, якты карашлы кыю егет булып саклана. Якташларына аның исемен онытмаулары өчен шулкадәр рәхмәтлебез!
– Кунакчыл Борай җирендә күркәм йолага әверелгән бу очрашуларыбыз зур әһәмияткә ия, – дип билгеләде Марат Хаҗетдин улының тагын бер курсташы Владимир Буран. – Беренчедән, без ел саен, туган илебезнең төрле тарафларыннан җыелып, батырның якты истәлегенә баш иябез, икенчедән, шушы чараларга үсеп килүче буынны җәлеп итеп, ватанпәрвәрлек эшенә саллы өлеш кертәбез. Форсаттан файдаланып, Маратның энесе – Гемир Нуртдиновка ихлас рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Ул шушы матур очрашуларны оештыруда башлап йөри, безнең хәрби уку йортының тормышы белән дә кызыксынып тора, чараларга чакырсак, бик теләп катнаша.
Владимир Николаевич Борай районы хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдиновка алтынчы ротаның байрагын тапшырды. Гемир Хаҗетдин улы, бу истәлекле комарткының Марат Нуртдинов исемен йөртүче Ваныш авылы мәктәбендә кадерләп сакланачагын әйтеп, кабул итте.
“Ул миңа һәрчак
үрнәк булды”
– Абыем Марат миннән ике яшь тә өч айга гына өлкәнрәк иде, – дип хатирәләре белән уртаклашты Гемир Хаҗетдин улы. – Ул миңа һәрчак бар яклап та үрнәк булды. Яхшы укыды, спортны бик яратты, чаңгы ярышларында мәктәптә беренчелекне яулап, район күләмендәгеләренә дә чыга, призлы урыннар яулый иде. Мәктәптә укучылар комитеты оештырылгач та, аны бертавыштан рәис итеп сайладылар, ул барлык мәдәни чараларда, спорт ярышларында башлап йөрде, тәрбия эшләре буенча мәктәп директорының уң кулына әверелде, бик оста оештыручы булды. Бию ансамбленең актив әгъзасы иде, өздереп баянда да уйнады.
Абыем кечкенәдән хәрби кеше булырга хыялланды. Дүртенче-бишенче сыйныфлардан ук ул, бер ел да калмыйча, “Кызыл Йолдыз” гәзитен алдырды, “Служу Советскому Союзу” тапшыруын карады, бик кызыксынып хәрбиләр тормышы турында укыды, сәяси вакыйгалардан да хәбәрдар булырга яратты. Чиста күңелле, намуслы, ярдәмчел, шул ук вакытта үз яшенә караганда артык җитди дә иде ул. Тирә-яктагы һәр вакыйга өчен үзенең зур җаваплылыгын тоеп яшәде. Бервакыт, бүгенгедәй хәтердә, минем дүртенче сыйныфта укып йөргән чагым, мәктәпкә пионер галстугын онытып килгәнмен. Абый күреп тә калды, кайтарып та җибәрде. Нишлим инде, тирләп-пешеп галстук артыннан йөгердем, дәрес башланганчы килеп өлгердем.
Туган мәктәбебез һәм без үскән урам абый исемен йөртә, мәктәп диварында күптән инде мәрмәр тактаташ урнаштырылды. Бүген менә туып-үскән йортыбызда да мәрмәр тактаташ барлыкка килде. Япь-яшь килеш батырларча һәлак булган абыем күңелемдә намуслылык, ватанпәрвәрлек, кешелеклелекнең асыл үрнәге булып яши.
Чал чәчле полковниклардан – “Батырлык дәресе”
Бу көнне Ваныш мәктәбе укучыларына чал чәчле полковниклардан “Батырлык дәресе” алу да насыйп булды. Марат Нуртдиновның утны-суны кичкән һәм югары дәрәҗәләргә ирешкән курсташлары балалар белән фәһемле әңгәмә корды, Марат-ның нинди тугры дус, чын кеше булуы турында сөйләде.
– Чын көч – бердәмлектә һәм туган җиргә мәхәббәттә, – дип ассызыклады алар.
Укучылар кунакларны бик кызыксынып тыңлады, төрле сораулар бирде. Очрашу ахырында офицерлар балалар белән истәлеккә фотога төште.
Бу көнне Ванышта батыр яугирнең каберенә зиярәт кылынды, чәчәкләр салынды.
Беркем дә онытылмый!
Көннең икенче яртысында Борай районы Мәдәният сараенда Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 37 ел тулуга багышланган мәдәни-музыкаль композиция булды.
– Бу көн рәсми рәвештә Әфганстан сугышы тәмамланган көн дип санала, – диде чыгышында Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев. – Башкортстаннан бу сугышта меңнән артык яшь егет катнашып, аларның өч йөзгә якыны башын салды. Безнең Борай районыннан ком-ташлы Әфганстан җирендә хәрби бурычын 147 егет үтәде, аларның 47се югары дәүләт бүләкләренә лаек булды, кызганычка каршы, алтысы: Айдар Мәхмүтов, Марат Нуртдинов, Илгиз Сәрвәев, Радис Шакиров, Ранус Нурмөхәммәтов, Фидаис Сафин һәлак булдылар. Аларның алтысы да батырлыклары белән Борай районының якты данын арттырган, алтысы да “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән шәхесләр.
Тантана барышында Рушан Кадим улы ватанпәрвәрлек эшенә зур өлеш кертүче Әфганстан сугышы ветераннарына: Данир Гаделшинга, Әлфит Гыйләҗевка, Фәдис Нуриевка, Радик Рахмановка, Илһам Хәкимовка район хакимиятенең Рәхмәт хатларын һәм Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Борай районы буенча Әфганстан сугышы ветераннары оешмасы рәисе Флүр Шәймәрданов һәм Чечня сугышы ветераны, “Хәрби туганлык” оешмасы җитәкчесе Айдар Ситдыйков бүген әлеге берләшмә әгъзаларының районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы, махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюга саллы өлеш кертүе турында сөйләде.
– Үзен ир-егетмен дигән кеше Ватанына хәвеф янаганда кул кушырып утыра алмый, фронт һәм тыл бердәмлеге җиңүне көннән-көн якынайта, – дип ассызыклады алар.
Сәхнәдән Әфганстан турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Бер-берсен алмаштырып, микрофон янына Марат Нуртдиновның курсташлары Владимир Балуев, Владимир Буран, Александр Дорохов, Николай Лахаузов, Сергей Рыбников, Николай Янов, Александр Кузин чыкты. Һәрбер чыгышта кызыл сызык булып батырның даны мәңге яшәр дигән фикер әйтелде. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Рафига Усманова Марат Нуртдиновка багышлап язган поэмасын укып ишеттерде.
Кичәдән соң Борай авылы үзәгендәге Геройлар аллеясенә чәчәкләр салынды.

Шул ук вакытта. 14 февральдә “Русия спорты” гомумдәүләт проектының “Физик культураны һәм спортны үстерү” дәүләт программасы кысаларында “Русия чаңгы юлы-2026” традицион чаңгы ярышы узды. Спорт бәйрә­ме 1984 елда Новосибирск югары хәрби команда училищесын тәмамлаган яугир-интернационалист Марат Хаҗетдин улы Нуртдиновның якты истәле­генә багышланды.

Чараны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, спорт мастерлары, Марат Нуртдиновның бергә укыган дуслары, энесе Гемир Нуртдинов, чаңгы спортын сөючеләр, танылган чаңгычы, СССР спорт мастерлыгына кандидат Эдуард Набиоков катнаштылар.
Ярышта Яңавыл, Дүртөйле, Бөре, Благовещен, Нефтекама шәһәрләре, Пермь крае, шулай ук Тәтешле, Балтач, Караидел, Мишкә, Калтасы һәм Миякә районнары командалары вәкилләре көч сынашты. Бәйгедә шулай ук Борай районының төрле оешмалары вәкилләре, мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясады, 60 яшьтән өлкәнрәк спорт ветераннары да читтә калмады. Чарада катнашучылар өчен кыр кухнясы эшләде.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм кубоклар тапшырылды.
Күчмә кубок Ваныш авылының хөрмәтле укытучысы, чаңгы спортын үстерүгә зур өлеш керткән Венер Арслановка һәм аның улы белән оныкларына тапшырылды.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.
 
Автор фотосы. 
Автор: Миләүшә Латыйпова
Читайте нас