-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
10 март , 11:55

Яугирләр укучылар янына кунакка килде

Махсус хәрби операция ветераннары Олег Мөфтәхетдинов һәм Шамил Галимҗанов Уфаның 94нче лицеенда югары сыйныф укучылары өчен "Батырлык дәресе" үткәрделәр.

Яугирләр укучылар янына кунакка килде
Яугирләр укучылар янына кунакка килде
Сугышчылар үсмерләргә үзләренең фронт тәҗрибәләре һәм дошман алдында куркып калмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар аларның фронт туганлыгы, алгы сызыктагы тормыш һәм үз өлешләренә төшкән сынаулар турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңлады.

«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы оештырган очрашу ачык диалог форматында узды. Балалар ветераннарга теләгән сорауларын бирә алды, ә соңыннан алар бергәләп сугышчыларга алгы сызыкка җибәрү өчен хатлар язды.

Республикада эшләгән арада Фонд филиалы 3,5 меңнән артык патриотик чара үткәрде, алар арасында "Батырлык дәресләре", СВО ветераннарының мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашулары, ачык диалоглар, спорт вакыйгалары, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Фото: "Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстан филиалы.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас