-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
10 март , 21:22

Журналистлар СВО зонасына гуманитар ярдәм озатты

Егетләребезгә туган яклардан журналист сәламнәрен юллыйбыз!

Журналистлар СВО зонасына гуманитар ярдәм озатты
Журналистлар СВО зонасына гуманитар ярдәм озатты

Киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре СВО зонасына гуманитар ярдәм күрсәтүдән беркайчан да читтә калмый.
Журналистлар уртак көч белән җыелган күчтәнәчләрне шушы көннәрдә батыр якташларына юллады.

Гуманитар ярдәм исемлегендә 2 дрон, тепловизион прицел, үзебез тергезгән "Минск" мотоциклы, 5 буржуйка, 300 окоп шәме, 45 маскировка челтәре, дизель генераторы, компьютерлар, ноутбук, мониторлар, принтерлар, перфораторлар, электр һәм бензопычкылар, шуруповертлар, су насослары, төрле эш кораллары, җылы кием-салым һәм азык-төлек җыелмалары.

Уртак танышыбыз, эшкуар Мәшраб Алига аерым рәхмәт белдерәсебез килә. Ул беркайчан да бу изге эштән читтә калмый һәм бу юлы да сугышчыларга 15 килограмм хөрмә бирде.

Бу йөкне командабызның бердәм эшләве һәм журналистлар кардәшлегенең бердәмлеге нәтиҗәсендә җыйдык. Шактый кыска вакыт эчендә шактый зур сумма акча җыелды, ул югарыда аталган һәм алгы сызыкка бик кирәкле әйберләрне сатып алуга тотынылды.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас