-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
11 март , 10:49

"Русия патриот булган кешеләр белән дан тотты..."

Башкортстаннан СВОда катнашучы Запорожье өлкәсендә иң мөһим юнәлешләрнең берсендә хезмәт итә, дроннарның разведка-һөҗүм отделениесе белән командалык итә.

"Русия патриот булган кешеләр белән дан тотты..."
"Русия патриот булган кешеләр белән дан тотты..."
"Башинформ" агентлыгы "Депутат" позывнойлы яугир белән элемтәгә кергән һәм пилотсыз системалар гаскәрләренең заманча сугыш картинасын сизелерлек үзгәртүен ачыклаган. Контрактник сүзләренчә, аның бүлекчәсендә күпфункцияле коптерлар тәүлек әйләнәсендә разведка мөмкинлекләрен югары төгәллектәге һөҗүмнәр ясау белән уңышлы берләштерә. Алар озак вакыт һавада булырга, позицияләрне, техниканы һәм дошманның тере көчен табарга һәм юк итәргә сәләтле.

- Территорияләрне кош очкан биеклектән колачлау элек кайбер хәлләр аркасында бик үк таралмаган. Хәзер барысы да күпкә гадирәк һәм нәтиҗәлерәк. Бармакларыбызны бер басу белән зур мәйданнарны күзәтәбез. БПЛАның өстенлекләре күп. Бу - маневрлылык, төгәллек, көтелмәгәнлек, кош очкан биеклек, шул ук вакытта дошман безне күрми дә, ишетми дә.

Әгәр элек разведчик бинокль ярдәмендә төзәтмә керткән булса, хәзер бу бурычларны БПЛА хәл итә. Иң мөһиме, без разведчикларга гына түгел, артиллеристларга, танкистларга, штурм төркемнәренә дә ярдәм итәбез. Мин һәм иптәшләрем үзебезнең хәрби белгечлегебез белән бик горурланабыз. Аңа югары дәрәҗәдә ихтыяҗ бар. Беренчедән - бу хәрби хәрәкәтләрнең барлык аспектларын үзгәртә торган гаскәрләрнең яңа төре. Икенчедән, яңа технологияләр армиядә дә кулланыла. Прогресс белән бергә барырга, кораллануның яңа төрен булдырырга һәм модернизацияләргә кирәк, - ди "Депутат".

"Депутат" яңа технологияләрнең әһәмияте һәм җитештерүне үстерү турында ишетеп кенә белми. СВО зонасында хезмәт иткәнче ир-егет вахта методы белән Ерак Көнчыгышта җитештерү-техник бүлегенең әйдәп баручы инженеры булып эшләгән. Ул - кайгыртучан әти һәм яратучы ир. Спорт белән актив шөгыльләнә.

2024 елның гыйнварында «Депутат» Башкортстанның башка кешеләре белән иңгә-иң куеп нацизмны җиңүгә ирешү өчен фронтка китәргә карар кабул иткән.

- Русия һәрвакыт сүздә түгел, ә эштә патриот булган кешеләр белән дан тотты. Шулай итеп мине әти-әнием дә тәрбияләде. Әти-әни туган якны, Ватанны яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, көчсезләрне якларга, гаиләне яратырга һәм сакларга, дуслыкның кадерен белергә өйрәтте. Минем бабам Вениамин Байтеряков Бөек Ватан сугышының барлык фронт юлларын узган. Фронтка 1941 елда, 16 яшендә китә. Өенә 1946 елда кайта.

Минем дусларым 2022 елда Донбассны якларга киттеләр. Ничек мин читтә кала алам? Мине мобилизацияләделәр, әмма сәламәтлегем торышы буенча өйдә калдырдылар. Мин, һичшиксез, сафка басам, дип үз-үземә сүз бирдем. Терелдем. Һәм көн саен бер генә нәрсә турында уйладым — фронтка китәргә вакыт. Бервакыт хатыным белән сөйләштем. Ул минем карарга кискен каршы иде, ләкин мин үз сүземдә нык тордым. Артаба ул мине аңлады һәм каршы килмәде, - дип сөйләде "Депутат".

"Депутат" җибәрелгән бүлекчәдә БПЛА операторлары төркемен формалаштырганнар. Хәрби хезмәткәр һәрвакыт техника һәм электроника белән "дус" булган, шуңа күрә шундук офицерлар янына дроннар операторы вазыйфасына үз кандидатурасын тәкъдим итеп киткән. Командование хуплаган.

- Гомумән алганда, мин әлеге эшнең үзенчәлеген аңлый идем. Кайбер күнекмәләр дә, предметны белү дә бар иде инде. Ләкин фронтта темага бик җентекләп чумарга туры килде. Ялгышкан чаклар да булды. Ләкин дрончылар алган белемнәрен, мәгълүматларын һәрвакыт бер-берсе белән уртаклашты. Шулай итеп, кыска вакыт эчендә без профессионал булдык. Теләк булса, осталык килә. Без бит үҗәт. Шуңа күрә безнең армия солдатлары куркусыз һәм җиңелмәс, - дип билгеләде "Депутат".


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас