-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
12 март , 15:20

Элемтәчедән шәп БПЛА операторы чыгачак!

“Батырлык өчен” һәм генерал Шәйморатов медальләре белән бүләкләнгән Ефремкино авылының каһарман улы хәзер шушы өлкәне үзләштерү уе белән дә яна.

Элемтәчедән шәп БПЛА операторы чыгачак!
Элемтәчедән шәп БПЛА операторы чыгачак!

Кырмыскалы егетләре махсус хәрби операция зонасында батырлык, кыюлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге күрсәтә. Намуслы хезмәтләрен, батырлыкларын һәм кыюлыкларын югары дәүләт бүләкләре дәлилләп тора. Ефремкино авылы егете, “Леший” позывнойлы яугир дә — шундыйларның берсе.

Ефремкино авылында туып-үскән егет, урындагы мәктәпне тәмамлау белән Авыргазы күппрофильле колледжына укырга кереп, эретеп-ябыштыручы һөнәрен алып чыга. 2023 елда Ватанны саклаучылар сафына басарга карар итә һәм Русия Федера­циясенең Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Хәзерге вакытта “Леший” взвод радиостанциясе начальнигы вазыйфасында хезмәт итә. 2025 елның 3 сентябрендә Щука авылы янында мөһим элемтә линиясен тергезергә дигән бурыч куела. Снаряд төшү һәм янгын нәтиҗәсендә кабель юкка чыгарылган була.


Элемтәче төркеме белән тиешле биләмәгә юнәлә. Барып җитеп, андагы хәлне бәяләгәннән соң, элемтәне тулысынча тергезү өчен атыш барган ачык урында бер километр тирәсе кабель сузарга кирәклеген аңлый. Дошман дроннары күзәтүенә һәм пилотсыз очкычларның даими һөҗүменә карамастан, ул эшкә тотына.


Гомерен куркыныч астына куеп, “Леший” яңа линия суза. Бурычын үтәгән вакытта аңа дошманнарның пилотсыз очкычларына каршы ут ачарга һәм үзенә дә туктаусыз атыштан, уттан качарга туры килә. Ләкин кыюлыгы һәм тапкырлыгы нәтиҗә-сендә хәрби бурычны тулысынча үтәп чыга.


Батырлыгы һәм үз-үзен аямый көрәшүе өчен “Леший” позывнойлы якташыбыз “Батырлык өчен” һәм генерал Шәйморатов медальләренә лаек була.
Якташыбыз киләчәктә БПЛА операторы белгечлеген үзләштерү турында уйлана. Әйткәндәй, элемтәче өчен бу әллә ни авыр булмаска тиеш. Чөнки элемтә операторлары, югары технологияле җиһазлар белән эш итәргә өйрәнгән, яңа белгечлекне дә тиз үзләштерәчәк. Өстәвенә, якташыбыз чираттагы мөһим хәрби бурычын үтәгәндә үзенең җитди әзерлеген күрсәтә. Мондый батыр егетләрнең булуы – безнең өчен зур горурлык.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас