-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
13 март , 11:20

СВОда хәбәрсез югалганнарны эзләячәкләр

Башкортстанда республикадан хәбәрсез югалган махсус хәрби операциядә катнашучыларны эзләү буенча эшче төркем составын расладылар.

СВОда хәбәрсез югалганнарны эзләячәкләр
СВОда хәбәрсез югалганнарны эзләячәкләр

Тиешле боерыкка Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Төркемне Русия Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина җитәкләде, төркемнең рәистәше итеп Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов билгеләнде.
Шулай ук төркемдә Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина, республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич, Башкортстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Михаил Закомалдин, СВО ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков, Башкортстанда Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эльвира Мацкевич һәм башкалар эшләячәк.

Фото: Башинформ


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас