Батыр якташыбыз турында Балакатай районы башлыгы Лилия Мулланурова сөйләде.
"Үргәле авыл советыннан Вадим Ибраһимов 2024 елның августыннан махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үти. Ул Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм пилотсыз очу аппаратлары операторы булып хезмәт итә. Сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен сугышчы Суворов медале белән бүләкләнде. Якташыбызны чын күңелдән лаеклы бүләге белән котлыйм!
Бурычка тугры булуыгыз, ныклыгыгыз һәм илебез мәнфәгатьләрен яклауыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сез - безнең барыбыз өчен дә чын батырлык үрнәге. Ныклы сәламәтлек, туганнарыгыз һәм якыннарыгых янына исән-имин кайтуыгызны телим. Җиңү белән көтәбез!", - дип язган ул.
БПЛА гаскәрләренең өстенлекләре турында башбат.рф сайтында, шулай ук «Служба в беспилотных войсках Башкортостан» телеграмм-каналының чат-ботында белергә була.