Контракт башта бер елга төзелә, бу хезмәт шартларын бәяләргә мөмкинлек бирә. Ә соңыннан сугышчы эштән китә яисә яңа контракт төзи алачак.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә, яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамавы турында язылган.
БПЛА операторы тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.
Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман техникасын юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акчалата түләү каралган.
БПЛА частьлары сафында хезмәт итү белән кызыксынучылар "122" номерына шалтырата ала.
Фото: bashinform.ru