-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
15 март , 13:05

Без ышанычлы тыл булырга тиеш!

Шәһәр-районнарда махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Без ышанычлы тыл булырга тиеш!
Без ышанычлы тыл булырга тиеш!
Әйтик, Стәрлетамактан СВО зонасына 18нче гуманитар конвой чыкты. Хәрбиләргә ярдәм җибәрүдә Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов һәм шәһәр хакимияте башлыгы Эмиль Шәймәрданов катнаштылар.

"Стәрлетамак халкы үзләренең зур һәм бердәм гаилә икәнлеген тагын бер кат исбатлады. СВО башланганнан алып шәһәр алгы сызыкка 400 тоннадан артык кирәкле йөк җибәрде. Безнең яугирләргә ярдәм итү - бурыч кына түгел, ә эшнең өстенлекле юнәлеше. Һәр сугышчы үзенең артында ышанычлы тыл булуын белергә тиеш", - диде Ирек Сәгыйтов.

Элегрәк республика Башлыгы кушуы буенча Башкортстаннан хәрбиләр өчен дәүләт органнары, муниципаль берәмлекләр, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр һәм волонтерлар тарафыннан формалаштырылган 167нче гуманитар конвой китерелгән иде.

Фото: Стәрлетамак шәһәр хакимияте матбугат хезмәте / социаль челтәр

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас