-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
16 март , 13:10

Барысы да Җиңү өчен!

2024 елның ноябреннән Салаватта «Ак калфак» татар хатын-кызлары берлеге төбәк иҗтимагый оешмасының гуманитар ярдәм кабул итү пункты эшли.

Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!



«Ак калфак» активистлары кулы белән госпитальләр өчен 1000нән артык эшләнмә әзерләнгән: болар - җәймәләр, мендәрләр, эчке киемнәр, 200дән артык маскировка челтәре (шуларның 46сы шушы елның беренче ике аенда гына), азык-төлек җыелмалары, 100 пар җылы оекбаш, авыртуны басучы препаратлар һәм башкалар. Посылкаларга укучыларның хатларын һәм догалар да салалар.

Иҗтимагый оешмада төрле милләт хатын-кызлары һәм ир-егетләре, нигездә, көмеш яшьтәге кешеләр эшли. Тыйнак пенсияләренә карамастан, алар челтәрләр өчен тукымалар һәм снайперлар өчен махсус костюмнар сатып алуга акча да җыя.

Гуманитар ярдәмне ир-егетләр алгы сызыкка илтә, аларның күбесе - үзләре дә хәрби хәрәкәтләр ветераннары. Алар ярдәмне якташларына шәхсән илтеп тапшыра. Ә җавап итеп, сугышчылардан рәхмәт сүзләре язылган видеолар алып кайталар.

Фото: ВК


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас