-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
16 март , 17:07

СВОда катнашучы 1 580 кеше медицина реабилитациясе узган

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны комплекслы тернәкләндерү буенча системалы эш оештырылды. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.

СВОда катнашучы 1 580 кеше медицина реабилитациясе узган
СВОда катнашучы 1 580 кеше медицина реабилитациясе узган

СВОда катнашучыларны медицина тернәкләндерүе республиканың тәүлек буе эшли торган барлык стационарларында һәм амбулатор-поликлиника шартларында үткәрелә. Пациентларны маршрутлаштыру Оборона министрлыгы госпитале (хәрби-табиблык экспертизасы үзәге), республиканың медицина оешмалары аша, яки яугирнең үз мөрәҗәгате буенча башкарыла.

- Егетләргә медицина ярдәме күрсәтү буенча республиканың әйдәп баручы учреждениесе - республика сугыш ветераннары госпитале. Былтыр аны комплекслы медицина реабилитациясен оештыру буенча Русиядә иң яхшысы дип таныдылар, – дип билгеләде Айрат Рәхмәтуллин. - СВО башланганнан бирле госпитальдә амбулатор рәвештә 5,5 мең, стационарда 2,5 мең кеше дәваланды, 1,5 меңнән артык кеше тернәкләнде. Аларның күбесе хезмәтен дәвам итү өчен алгы сызыкка әйләнеп кайтты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: былтыр Уфа госпиталенең «СВО катнашучыларын нейрореабилитацияләү һәм когнитив сәламәтлек» проекты Стратегик башлангычлар агентлыгының «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» иң яхшы топ-5 федераль практикасына керде.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас