Бүген "Алмаз" позывнойлы яугир пилотсыз очкычлар бүлекчәсендә хезмәит итә, дип яза "Зианчура таңнары" басмасы. Ул киләчәк технологияләрдә дип ышана.
"Белем барысын да хәл итә! Туктарга ярамый, югыйсә, өстенлекне югалтачаксың. Дроннар - ул безнең егетләрнең тормышы", - ди ул.
Аның карамагында — тәҗрибәле ветераннар да, яңа хәрбиләр дә. Командирның төп бурычы итеп сугышчы тактиканы гына түгел, сугышчан рухны да саный. "Алмаз" сүзләренчә, курку һәркемгә таныш, аның белән идарә итә белү мөһим.
Шул ук вакытта Башкортстанда гаскәрләргә контрактлы хезмәткә пилотсыз системалар операторларын җыю дәвам итә. Башбат.РФ сайтында һәм 122 кайнар линиясе буенча БПЛА операторы хезмәтенең төп өстенлекләре турында актуаль мәгълүматны белергә мөмкин.