Венера һәм Ләбиб Карамовлар гаиләсендә кызлары Ләйлә, ике елдан соң уллары Булат дөньяга килә. Картәтисе белән картәнисе малайга, корыч кебек нык булсын дип, Булат исемен куштыралар. Ул елларда Дүртөйленең Исмаел авылы мәктәбендә Венера Әнгам кызы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, ә Ләбиб Карам улы тарих укытучысы булып эшлиләр. Бер ел эшләгәч, Ләбиб Карамовны Миңеште мәктәбенә директор итеп билгелиләр һәм яшь гаилә шунда күченә. Ә Венера Әнгам кызын Миңеште авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар.
Әти-әниләре эштә чакта балаларны картәниләре Рауза Абдукаева караша.
Булат кечкенә чагыннан үк бик тыныч, кызыксынучан, тыңлаучан бала булып үсә.
Ләбиб Карамовны Дүртөйле торак-коммуналь хуҗалыгының профсоюз оешмасына рәис итеп сайлыйлар һәм ике бүлмәле фатир да бирәләр. Шулай итеп Карамовлар янә Дүртөйлегә күченә.
Булат – 1нче сыйныфта, ә Ләйлә 3нче сыйныфта 4нче мәктәптә укый башлыйлар. Булатның укытучысы Лена Мөдәрис кызы булса, Ләйләнеке Венера Әнгам кызы Искәндәрова – балаларны яраткан, оста педагоглар була. Булат белән Ләйлә гел “бишле” билгеләренә укыйлар.
5нче мәктәп ачылгач, аларны шунда күчерәләр. Икесе дә 4нче мәктәптәге бергә укыган сыйныфташларын, укытучыларын сагынса да, кире күчәргә рөхсәт итмиләр.
Булат 5нче мәктәптә данлыклы укытучы Екатерина Юрьевна Королева сыйныфында укый. Яраткан фәннәре урыс теле һәм әдәбияты, тарих, химия, ботаника, физкультура була. Мәктәптән соң училищеда укып, трактор, комбайн, машина йөртү буенча таныклык ала, җәен колхозда комбайнда, тракторда эшли. Ул бар эшне дә җиренә җиткереп башкара торган егет була. Буш вакытында китап укырга ярата. Көзен армиягә алына. Курск, Курчатовта укулар үтеп, Эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт итә. Әти-әнисенә сагынычлы хатларын еш яза. 1996 елда отпускка кайтып китә.
Мәскәүдә хәрби курсларда укып белем алгач, аны Чечняга җибәрәләр. Ике айдан артык хәбәре килми. Әнисе Венера апа улын эзләргә Чечняга барырга җыена, ләкин хәрби комиссариаттан рөхсәт итмиләр. Хәрби бәрелешләр башлангач, кайбер әниләрнең, частька барып, балаларын алып кайту очраклары була.
Ләбиб Карамовны ул елларда Тәкәрлек авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар.
Карамовлар көн дә телевизордан Чечня хәбәрләрен йотлыгып тыңлый. Менә беркөнне телефон шалтырый. “Говорит “Грозный”, это квартира Карамовых? Передаю трубку вашему сыну – отважному воину, отличнику внутренних войск МВД России, разведчику, снайперу Карамову Булату”, – ди командиры.
– Әни, мин исән, бер ярам да юк. Елама! Хәрби операциядә задание үтибез. Минем өчен кайгырмагыз. Бар да әйбәт, – ди уллары Булат.
Арытаба яңа адрестан хатлар килә башлый.
Булат Аллания, Моздок, Грозный шәһәрләрендә хәрби операцияләрдә катнаша. Булатлар яшәгән урынга снаряд төшеп, бөтен әйберләре янып бетә, ярый үзләре анда булмыйлар.
1996 елның 24 октябрендә Булат, ниһаять, сугыштан кайта. Уфада поезддан төшеп, апасы Ләйләләргә керә. Кочаклашып күрешәләр, әти-әниләренә сөенечле хәбәр бирәләр. Апасы Ләйлә Булатның сугыш исе килгән киемнәрен юып киптерә, чәчләрен матурлап кисә. Икенче көнне Дүртөйлегә озата.
Еллар үтә.
– Сугыш эзләре Булатның йөзендә, күзләрендә, тәнендә калды, аз елмайды, аз сөйләште. Төннәрен йоклый алмады, дәваханәдә дә ятты. Инвалидлык белешмәсе бирәбез, дигәч, ризалашмады. Имтиханнар биреп, читтән торып югары уку йортына керде, Когалым, “Баштрансгазстрой”да, Себер якларында эшләде. Фатир алып, гаилә корды. Уллары Алмаз туды. Бик сөенеп яшәде. Ләкин соңгы өч елда башы бик нык авырта башлады, – дип күз яшьләре белән сөйләде әнисе Венера апа.
Булат Ләбиб улының сугышта күзенә тимер ярчыгы кергән булуы ачыклана. Шул ярчыкны алдырыр өчен, Уфага күз табибына бара.
Дүртөйле автобусына утыргач, каршы алуларын үтенеп, ике иптәшенә шалтырата, юлда башы сызлый башлый, автобусны ике тапкыр туктатып, кар белән битен, башын юа. Кайтып җитеп автобустан төшә, башым кыза, ут яна, ди дә һуштан язып карга егыла. Иптәшләре “Ашыгыч ярдәм” чакыртып, дәваханәгә китерәләр. Ләкин соң була. 2006 елның 10 февралендә утыз яше тулар-тулмастан Булатның гомере өзелә...
Венера апа улын югалту кайгысын бик авыр кичерә. Рамил хаҗи Исәнбирдин киңәше белән, мәчеттәге укуларга йөри, дин юлына баса һәм шулай гына бераз юаныч таба.
Венера Әнгам кызы Карамова күптән түгел, улы Булат һәм ире Ләбиб Карамовларның рухына атап, “Таң” кафесында Коръән ашы үткәрде. Район мөселманнары имам-ахуны Рамил хаҗи Исәнбирдин Коръән укыды. Тәкәрлек мәчете имам-хатыйбы Рәфыйк Галиев вәгазь сөйләде, Коръән аятьләрен ишеттерде. Рәфил хәзрәт Нургалиев тәкъбир әйтте.
Туганы Владислав Карамов Булатны иң соңгы күргән сагышлы истәлекләре белән уртаклашты. Апасы Ләйлә үзе язган “20 ел синсез үтте” дигән җырны тыңлатты. Ул йөрәкләрне айкады, тетрәндерде. Светлана Фәүзи кызы үзе язган мөнәҗәтне башкарды. Барлык туганнары да Булатны сагынып искә алды.
Булат белән бергә Чечня утын кичкән Дүртөйле районы Көшел авылы егете Земфир Гыйлемханов йөрәккә үтәрлек истәлекләре белән уртаклашты. 1996 елда Мәскәүдә разведчиклар мәктәбендә укулары, сугыш күнекмәләренә өйрәнеп, Чечняга җибәрелүләре турында тәфсилләп сөйләде. Земфир аеруча канкойгыч алышларның берсендә роталарыннан 200 солдатның гомере өзелүе, 17 яугирнең генә исән калуы турында әйтеп үтте. Булатның бик кыю, батыр, тугры солдат, ярдәмчел иптәш, мәргән снайпер, Русиянең Эчке эшләр гаскәрләренең хәрби отличнигы булуы турында да дулкынланып сөйләде Земфир.
Булат Ләбиб улы Карамовны, вафатыннан соң күп еллар узгач, Алтын йолдыз ордены эзләп таба, аны әнисе Венера Әнгам кызына тапшыралар.
Булатның якты дөньядан китүенә егерме ел вакыт үтсә дә, яралар төзәлми, һаман йөрәкне әрнетә. Ватаныбызның батыр сакчысы, чын ир-егет турындагы истәлекләр күңелләрдән мәңге җуелмас.
Светлана Васикова.
Дүртөйле шәһәре.
Рәсемдә: Булат Карамов.
Фото: Карамовларның шәхси архивыннан.