Без махсус хәрби операция биләмәсеннән исән-имин йөреп кайттык. Бер-бер артлы мәкаләләр, әңгәмәләр чыга башлады. Илюша (туганымдай якын күреп, мин аңа шулай эндәштем) белән дә әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәсем килде.
Көннәрнең берсендә таныш егетләр үзара сөйләшкәндә: “Бизон” һәлак булган...” дигән хәбәр ишетеп калдым. Ничек инде һәлак булган? Кайсы “Бизон”? Илюша түгелдер бит? Баскан җирдә катып калдым. Махсус хәрби операциядә мин әңгәмәләшкән егетләр арасыннан ул тәүге һәлак булган сугышчы иде, шуңа эчке тетрәнүләрне аңлатып бетереп булмады.
Район хакимияте, “тегендә”ге командирлар, таныш хәрбиләр аша белешә башладым. Әлбәттә, хәбәр дөрес түгел, дигәнне ишетәсе килә иде. Әмма барысы да “Үкенечкә күрә...” – диде. Ышанмадым. Моның булуы мөмкин түгел! Ә бераз вакыт үткәч, Илюшаның гәүдәсен таба алмаулары билгеле булды. Эчтән генә, бәлки, исәндер, анда-монда качып, чыга алмый утыралардыр, дигән өмет уянды. Әнә шул май аеннан Ильяны мин дә күңелем белән эзли башладым. Мәчеткә барып, гыйбадәт кылдым. Коръәндә гәүдәсен табарга ярдәм итүче изге сүзләр бар. Дога кылган саен Сергей улы Илья, кайвакыт Ильяс өчен дип укыйм. Ул эссе җәйләр дә үтеп китте. Көз дә тиз генә узды. Кышка да кердек. Бер хәбәр дә юк. Яңадан язлар башланды. Илья һич кенә дә истән чыкмый.
Кырмыскалы районына бер командировкада махсус хәрби операция яугирләре турында сүз чыкты. Илья турында тәэссоратларым белән уртаклашып утырганда: “Беләбез без аның туганнарын. Әнисе бит татар хатыны!”– диделәр. Менә сиңа мә! Юкка гына мәчетләрдә, догаларда һәрчак телгә алынмаган икән Илья. Хәер, Ходай каршында барыбыз да тигез.
Август аенда миңа “теге як”тан хәбәр килде: “Азат ителгән җирдә Ильяның гәүдәсе табылды. Бу көннәрдә алып кайталар...” Менә шул рәвешле мин 19 августта Кырмыскалыга үзе белән таныш, әти-әнисе белән таныш булмаган Ильяның соңгы туена юлландым...
Рәсилә белән Сергейның тәүге баласы икән Илья. Нәрсәсе гаҗәпләндерде: мин Ильяга һәрчак дога кылдым, дигәч, әтисе Сергей: “Ә аның мулла кушкан исеме — Ильяс! Сез дөрес укыгансыз!” – диде. Без үзебез дә аңлап җитмәгән юллар белән Күкләр күңелгә, телгә гамәлләр, сүзләр сала икән.
Илья-Ильясның, үзе әйткәнчә, тагын да дүрт бертуганы бар. Булат абыйсы – әнисенең тәүге никахыннан, калган малайлар – энекәшләре. Барысы да шулкадәр бер-берсенә, әтисенә охшаганнар бит әле! Егерме баласы булса да, әни кеше өчен йөрәгендә — һәрберсенең үз урыны. Ильяны еш исенә төшерә Рәсилә, бик юксына!.. Бүген дә махсус хәрби операциядәге Сергейның да күзләренә бетерә алмаслык тирән сагыш чыккан. Мәңгелек сагыш...
Җирләшергә барганда куанычлы хәл дә көтеп торган. Әңгәмә барышында йөргән кызы булуы турында әйткән иде Илья. Баксаң, аларның уллары туган! Русланны күреп, кулга алып яратып кайттым. Ильяның Җир йөзендә төсе калды дип сөенәм. Тормыш дәвам итә — дөньяда Руслан Ильич Бончковский үсә! Ә хәзер сезнең игътибарга Илья Бончковский белән соңгы әңгәмәне тәкъдим итәсем килә.
...Штабка япь-яшь кенә егет килеп керде. Бала гына инде менә. Соңрак кына мин аның 22 яшьлек икәнен белдем. Алар гаиләдә биш малай икән. Менә кемнәр яшьли ил сагына баскан! Җитмәсә, яраланып кайткан.
– Минем позывноем — “Бизон”, әтиемнеке – “Пахан”. Ул биредә водитель булып хезмәт итә. Без бер взводта, әтием хәтта минем отделениедә. Мин махсус хәрби операциядә икенче тапкыр. Яраланганнан соң реабилитация үттем. Контрактны өзеп торырга туры килде, әмма яңадан килгәч тә махсус рәвештә “Башкортостан” полкына кайттым.
Картәтием хәрби булгач, дәү әнием яуга китүемә әллә ни аптырамады. Әнием монда икәнлекне бөтенләй белмәгән. Без монда былтыр февральдә килдек. Ә якыннарым белән бәйләнешкә беренче тапкыр июнь аенда гына чыктым. Хәзер бәйләнеш урнаштыру авыр түгел, республика безгә спутник аша бәйләнеш өчен тәлинкә бүләк итте, шуңа күрә гаиләбез белән аралашып торабыз.
– Әти белән улы бер отделениедә булу, мөгаен, еш очрый торган күренеш түгелдер. Ничек алай килеп чыкты, “Бизон”?
– Тәүге тапкыр монда булганда аягым яраланды, һәм бик озак вакыт җәяү тырмаштым. 16 чакрым барганнан соң, бөтенләй хәлем бетеп, Украина симкасыннан әтиемә шалтыраттым. 25-26 тапкыр чамасы шалтыратканнан соң, ул телефонны алды. Атларлык та хәл калмаган иде, дару да юк. Шулчак әтиемнең ачык тавышын ишеттем: “Ята күрмә! Тор! Атла!”
Менә шушы вакыйгадан соң ул үзе дә уйга калгандыр, чөнки ялга кайтканнан соң икенче тапкыр китәм, дигәч, ул да минем белән бергә юлга чыкты.
– Син монда күптәнме?
– Өченче ел хезмәт итәм. “Башкортостан” полкына рядовой булып килдем. Отделение командиры идем, хәзер взвод белән җитәкчелек итәм.
Дөресен әйткәндә, срочный служба тәмамлангач, туган якка кайтырмын дип уйлаган идем. Әниемә шулай дип әйттем дә: “Үземне бернинди дә хәрби итеп күрмим, озакламый кайтырмын”, – дидем. Әмма Ростов өлкәсендә армия хезмәтен үткәндә йөрәк кушуы буенча 8 айдан соң контрактка кул куйдым. Картәтинең хәрби булуы да тәэсир иткәндер, дип уйлыйм. Әниемә бу хакта әйткәч, ул аптырап калды — башта ул сугыш турында белми иде әле. Ә хәзер арытаба укырга керергә теләк зур: танк гаскәрләрендә хезмәт юлын үттем, киләчәктә дә шул һөнәр буенча белем алырмын дип уйлыйм.
– Син бит шундый яшь әле. Сезнең буын Counter-Strike уйнап үсте, ә монда бөтенләй икенче сугыш?
– Мин беркайчан да Counter-Strike уйнамадым. Кызык та булмады. Биредә беренче тапкыр сугышка кергәндә безне бик каты “бәрделәр”, уратып алдылар. Дүрт сәгатьтән артык чыкканбыздыр ул камаудан. Шул беренче сугыш миңа мондагы хәл-торышның нинди җитди икәнлеген ачык күрсәтте.
– Бүләкләрең бармы?
– Дәүләт бүләкләрем юк, шулай да Оборона министрлыгының “Хәрби казанышлар өчен”, “Хәрби хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләделәр.
– Хәзер биредә дусларың да күптер?
– Әйе, биредә егетләр белән дуслашып, туганлашып беттек. Елдан артык бергәбез. Күчерергә теләгән иделәр, аннан баш тарттым, чөнки бу вакыт эчендә без бер-беребезгә бик нык якын кешеләргә әйләндек. Аларны ташлап китә алмыйм. Хәзер инде без һәрвакыт бергә.
– Ә нигә “Бизон”?
– Бу позывнойны миңа монда бирделәр. Моңа кадәр икенче төрле иде. Без бер төркем егетләр бергә күнекмәләр үттек, әзерләндек, техниканы карадык. Җәен эссе иде, футболкасыз йөрибез. Шуннан кемдер “Син үгез кебексең”, диде, икенчесе, “Юк, үгез түгел, ул — бизон”, дигән иде, шул кушамат ябышты да калды.
– Син — XXI гасыр баласы. Безгә Туган ил, Ватан турында сөйләп, мәктәптә укытып үстерделәр. Ә менә синең буын бөтенләй башка белем алды, тәрбияләнде, башка мохиттә үсте. Шулай да нәрсә ул Ватан?
– “Туган ил” төшенчәсе бик киң. Туып-үскән җиремне дә туган ил дип атап була. Ата-бабалар төяген дә ватан, диләр. Бүген шәхсән минем өчен “Туган ил” төшенчәсе Русия белән бәйле дип уйлыйм. Кайда илемнең чиге, шунда туган илем тәмамлана. Бүген туган илемнең күзенә карап торам.
– Кайда яраландың?
– Луганск Халык Республикасында барган яуда. Кассеталы снарядның ярчыгы килеп тиде. Әйе, бик яман нәрсә. Күпләр шуннан каты яра ала.
– Йөргән кызың бармы?
– Әйе, бар. Менә әле отпускка кайтып, тәкъдим ясап килдем. 8 Март уңаеннан барлык хатын-кызларны, якыннарымны бәйрәм белән котлыйм! Аерып тормыйча, барысына да сәлам һәм иң изге теләкләр!
– Әтиең ничек соң?
– Ярыйсы гына. Машинада йөри. Без бер блиндажда яшибез. Монда килгәч, ул да, мин дә ниндидер аталы-уллы мөнәсәбәтләр кора торган урын түгел икәнен яхшы аңладык. Биредә командир һәм аның приказлары гына бар. Ул — әтием, бу — абыем, дип тормыйлар. Безнең ротада барысы да җайга салынган һәм һәркем үзенә куелган бурычны үти.
– “Әти абруе” дигән нәрсә бардыр бит?
– Башта барысы да шулай уйлады. Беркемнән дә курыкмаска мөмкин, әмма ничек инде әтиеңә приказ бирергә мөмкин, диләр иде, әмма безнең мөнәсәбәтләр үзеннән-үзе көйләнде, хәл ителде. Әти дә, мин дә монда сугыш барган урын икәнне хәзер яхшы аңлыйбыз.
– Шулай да әтиеңнең сине курчалаган чаклары бардыр әле?
– Юк, дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, озакка командировкага китсәм, яки алгы сызыкка юллансам, ул мич ягып, мунча булдырып көтеп тора. Чөнки белә – мин генә түгел, бергә булган башка яугирләр дә арып, талчыгып кайта. Әтиләрчә хәстәрлек тоела андый вакытта. Хәер, башка блиндажларда да алгы сызыктан кайтканнарны көтеп торалар.
– Ничек уйлыйсың: әтиең синең өчен ныграк борчыламы, әллә синме?
– Мин, әлбәттә! Берәр нәрсә булса, үземне гафу итмәячәкмен, шуннан соң әнинең күзенә ничек карармын? Исән генә йөрсен! Ул бит минем монда һәр сукмакны, һәр юлны белгәнне аңлый. Ә менә ул бронетехника белән юлга чыкса, мин кайгыра башлыйм. Машиналар еш ватыла. Берәр җирдә тоткарланса, элемтә булмаса, нишләрбез икән, дип хафалана, әлбәттә. Шуннан белгән догаларны укый башлыйм.
– Задание вакытында иң авыры нәрсә?
– Яугирләр барысы да яшь түгел бит. Ниндидер задание белән юлланып, кемнәрнеңдер атларга да хәле калмавын күрәсең, әмма аларга ярдәм дә итә алмыйсың, чөнки үзең дә төянгәнсең, шулай ук арыгансың. Мондый очракта яугирләрнең әйберләрен үзең күтәреп, аякны ял иттереп, алга атлыйсың. Ничава, яугирләр бирешми, тырыша. Монда бит максат бер генә: алга – җиңүгә!
– Яугирне аеруча сөендергән мәл нинди ул?
– Балаларның хатлары. Хат язып утырганын күз алдыңа китерәсең дә шундый күңелле булып китә! Яңарак бер шундый күңелле хат укыдым. Бер бала болай дип язган: “Разгоните их всех побыстрее и возвращайтесь домой!” Ирексездән елмаеп җибәрәсең, ә күңелдә — әйтерсең лә чәчәкле җәй!
P.S.: Шундый көчле рухлы яшь егетләребез илебез сагына баскан икән, озак көттермәс, Җиңү көне дә килеп җитәр. Исән-сау гына кайтыгыз, хөрмәтле, кадерле яугирләр!
Лариса АБДУЛЛИНА.
“Башкортостан” полкы. 2 февраль, 2024 ел.